ТР Президенты 2013 елгы Универсиадада туклануны оештыру концепциясе белән танышты
(KZN.RU, 12-нче декабрь). 2013 елгы Универсиада кунаклары һәм катнашучыларына хезмәт күрсәтү өчен төзелә торган яңа Казан туклану комбинаты XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары үткәрелгәннән соң да Казан ихтыяҗларына хезмәт күрсәтергә тиеш. Бу хакта бүген комбинат бинасының үзендә узган киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП генераль директоры Марат Каһарманов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һ.б. катнашты.
Марат Каһарманов Президентка күптән түгел төзелеп беткән, гомуми мәйданы 4700 кв.м тәшкил иткән комбинат планын тәкъдим итте. Бөтен территориядә 900 т яшелчә саклау урыны, җитештерү базасы, яшелчәләрне эшкәртү цехы, суыткыч камералары, салкын һәм кайнар цехлар, лаборатория, шулай ук персонал бүлмәләре урнаша.
Мөслимә Латыйпова җөмһүриятебез башлыгына Универсиада үткәрү чорында комбинатта 1000-нән артык исемле продукция әзерләнәчәген хәбәр итте. “Меню һәм штат расписаниесе әзер”, - дип сөйләде ул. М.Латыйпова сүзләренә караганда, комбинатның үзендә 2013 елның июль аенда 200 пешекче һәм 300-ләп кухня хезмәткәрләре эшләячәк. “Универсиаданың 2 атнасы дәвамында 860 меңнән артык тонна продукция әзерләнәчәк”, - дип тәкъдим итте ул исәп-хисапларны.
“Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры шулай ук 2013 елның февраль аенда комбинатта махсуслаштырылган җиһаз урнаштырылачак һәм аны сынап карау булачагын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов яңа комбинатның мөмкинлекләре Универсиада үткәрелгәннән соң шәһәр файдасына кулланылырга тиешлеген аеруча ассызыклады. “Ул башкаланың югары уку йортлары, мәктәпләр һәм медицина учреждениеләренә хезмәт күрсәтергә тиеш. Якын арада бу объекттан киләчәктә файдалану мөмкинлекләрен билгеләячәк эшче төркем булдырырга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов. Ул шулай ук эшче төркемне ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләячәк дип өстәде. Мөслимә Латыйпова Президент фикере белән килеште һәм комбинат “яхшы кейтеринг үзәге” булачагын өстәде.
Киңәшмәдә сүз шулай ук Универсиада Авылында студентлар уеннары катнашучылары һәм кунаклары өчен торгызылачак вакытлыча җәмәгать туклану объекты турында да барды. Вакытлы корылма 12600 кв.м мәйдан тәшкил итәчәк. Биредә универсиадалыларны тукландыру оештырылачак. Исегезгә төшерәбез, туклану комбинаты югары дәрәҗәдә әзер продукция чыгарачак, аларны гамәлгә кую урыннарында җылыту яисә әзерләп бетерергә кирәк булачак.
Киңәшмәдә Универсиада Авылында вакытлыча туклану объектында урнаштырылачак махсус җиһаз киләчәктә капиталь ремонт программасына кертеләчәк шәһәр һәм республика мәктәпләренә җибәреләчәге турында карар кабул ителде.
Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов якын арада икенче мәйданчык буенча төгәлләштерелгән бюджет, шулай ук объектларны даими электр чыганакларына тоташтыру буенча расланган проектлар тәкъдим итүне йөкләде.