(KZN.RU, 12-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Әмирхан-Чистай юл чишелешенең беренче тоннеле буенча хәрәкәтне якын арада ачып җибәрү мөмкинлеген карап тикшерүне йөкләде.
Объектны карап кайту барышында шәһәр башлыгы билгеләп узганча, әлеге яңа транспорт чишелешенең барлык өстенлекләрен автомобильчеләр чишелеш тулысынча ачылганнан соң гына бәяли алачак. Шуңа карамастан, Әмирхан проспекты чишелешенең беренче тоннель өлеше буенча гына хәрәкәт ачу да шактый транспорт мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Тоннель өлеше хәзерге вакытта конструктив әзер. “ПСО-Казань” подрядчы оешмасының баш инженеры Илшат Локманов сүзләренә караганда, әлеге участокта хәрәкәт ачу өчен тоннельне яктырту һәм бүлү полосалары эшен тәмамларга кирәк. Әлеге барлык эшләр атна ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк, дип ышандырды подрядчы оешма вәкилләре.
Шәһәрнең ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов сүзләренә караганда, әлеге участокны ачып җибәрү Чистай урамында һәм Әмирхан проспектында транспорт агымын өлешчә бушатырга ярдәм итәчәк. Шуңа карамастан, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев билгеләп узганча, төп “бөке” иртәнге пик сәгатьләрендә “Ривьера” аквапаркы районында оеша һәм чишелешнең икенче тоннелен төзү эшләре тәмамланмыйча, биредә проблемалар калачак әле.
Тоннельнең башында һәм ахырында светофорлар урнаштырылган, Миллениум күперенә таба хәрәкәт иткән автомобильчеләргә светофорда “тауга менәргә” туры киләчәк. Әлеге участоктагы авырлыклардан саклану өчен Илсур Метшин вакытында реагент сибүне йөкләде. “Юл объектлары шәһәр балансына тапшырылмаган барлык подрядчы оешмаларга аларны кышын карап торуга килешү төзергә кирәк”, - дип искә төшерде шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, алга таба тоннель буенча хәрәкәтне вакытлыча туктатып торырга туры киләчәк. Шуңа карамастан, Илсур Метшин чишелешнең әлеге участогын ачуны 2013 елның язына кадәр сузмауның кирәклегенә ышана.
Чишелешнең икенче тоннеленә килгәндә, төзүчеләр гыйнвар уртасында монолит эшләре, язын – тоннельга отделка ясау, асфальт салу тәмамлана дип ышандыра. Тоннель 2013 елның май аенда әзер булачак дип көтелә.