РФ Хөкүмәт йортында 2013 елгы Универсиаданың оештыру комитеты утырышы узды.
(KZN.RU, 11-нче декабрь). Россиянең барлык төбәкләре вәкилләре Казан Универсиадасы кунаклары булырга тиеш. Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Универсиаданың оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ спорт министры Виталий Мутко, Россия Олимпия комитеты генераль сәркатибе Марат Бариев, Казан Мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, федераль һәм регион ведомстволары катнашты.
Универсиадага әзерлекнең барышы хакында Виталий Мутко хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, Универсиадага әзерлек тәмамлану стадиясенә керә. Ул чыгышында җәйге студентлар спорты уеннарының төп датасын да атады. 2013 елның 15 маена барлык спорт объектлары Универсиада дирекциясенә кулланылышка тапшырылырга тиеш. Универсиада авылы спортчылар өчен 29 июньдә ачыла. 29-30 июнь көннәрендә анда Россия җыелма командасы урнашачак. Спорт ярышлары 5 июльдә башлана. Уеннарның рәсми ачылышы 6 июльгә билгеләнгән. Ярышлар 17 июльдә тәмамланачак, шул көнне Универсиаданы ябу тантанасы узып, Универсиада әләмен тапшыру булачак.
Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, хәзер Универсиада катнашучылары һәм кунаклары өчен визасыз режим будыруга әзерлек бара. Аларның исемлеге иртәрәк тәгаенләнәчәк, аларның барысы да Россиягә керү хокукын бирүче аккредитация узачак. Казан Универсиадасында 10 меңгә якын спортчы катнашачак. Ярышларны 32 спорт корылмасы кабул итәчәк. Тагын 17 корылмада күнекмәләр узачак. Универсиадада 2430 хөкемдар эшләчәк.
Виталий Мутко белдергәнчә, гомумроссия спорт федерацияләре алдына җыелма командаларны әзерләү һәм ярышларны, судьялар корпусын әзерләүдә актив катнашу бурычы куелган. “Алдыбызда ике бурыч тора. Аның берсе – Универсиаданы яхшы итеп уздыру, икенчесе – Россия җыелма командасының анда югары нәтиҗләр күрсәтүе”, -ди Виталий Мутко.
Министр бүген Игорь Шуваловка Универсиада медальләренең беренче тәҗрибә үрнәкләрен дә тәкъдим итте.
Беренче вице-премьер Игорь Шувалов Казан Универсиадасына Россиянең барлык төбәкләреннән студентлар сәфәрен оештыру тәкъдимен кертте. Аның фикеренчә, кунакларга ярышларны күзләргә генә түгел, Казан һәм Татарстанның истәлекле урыннары буенча экскурсияләр дә оештырырга кирәк. Шувалов студентларны Универсиада уты эстафетасына да җәлеп итүнең әһәмиятен ассызыклады. Россия буенча Универсиада уты эстафетасына 25 гыйнварда старт бирелә. Эстафетада барлыгы 13 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Универсиадага әзерлекнең барышы хакында сөйләде. “Әзерлек график буенча бара. Бу процесска республиканың һәм шәһәрнең барлык хезмәтләре җәлеп ителгән. Аларның эшчәнлеген коррдинацияләү өчен, ведомствоара чаралар планы һәм 15 эшче төркем формалашты”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов Универсиаданың төп спорт объекты - 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа футбол стадионы төзелешенең киләсе елның 1 мартына тәмамланачагын хәбәр итте. Шулай ук “Казан” аэропортында яңа терминал төзелешенең тәмамлануын, иске терминалда төзекләндерү эшләре башлануын, аэропорттан вокзалга кадәр тимер юл тармагының әзер булуын һ.б. җиткерде. Президент метроның яңа 3 станциясенең киләсе елның маена әзер булачагын ышандырды. Республика башлыгы шулай ук Универсиадада иминлекне тәэмин итү, туклануны, медицина ярдәмен оештыру хакында да хисап бирде.
Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Универсиаданы мәгълүмат технологияләре белән тәэмин итү, телевизион трансляцияләр оештыруга тукталды. Телетрансляцияләрнең югары дәрәҗәдә оештырылачагын, моның өчен заманча күчмә телевизион станцияләр сатып алынуын җиткерде.
Игорь Шувалов 15 декабрьдә Казанга эш сәфәре белән киләчәк һәм Универсиаданы оештыру комитеты утырышын уздырачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж