103 мең Казан баласына Яңа ел бәйрәменә шәһәр бюджеты хисабына бүләк биреләчәк
(KZN.RU, 10-нчы декабрь). 103 мең Казан баласына быел Яңа ел бүләкләре тапшырылачак. Дүшәмбе киңәшмәсе барышында Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, матур традицияне саклап, шәһәр бюджеты хисабына балалар бакчасына йөри торган 58 мең балага, башлангыч сыйныфта укучы 43 мең укучыга, 6-нчы номерлы кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына биреләчәк.
3-6 яшьтә булган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә торган, балалар бакчасына йөрмәгән балалар һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар да игътибарсыз калмаячак. Казан Башкарма комитетының Социаль яклау идарәсе заявкасы буенча татлы бүләкләр әлеге категориядәге 1917 балага тапшырылачак.
Профильле идарә башлыгы сүзләренә караганда, балаларга бүләкләр 20-нче декабрьдән соң Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм утренникларда таратылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, барлык яңа ел бүләкләре вакытында таратылырга тиеш.