Казан мәктәп укучыларының каникуллары 26-нчы декабрь көнне башлана
(KZN.RU, 10-нчы декабрь). Кышкы мәктәп каникуллары быел 26-нчы декабрь көнне башлана һәм 2013 елның 8-нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева шулай дип хәбәр итте.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, узган елда яңа елгы мәктәп каникулларын алданрак вакытка күчерү транспорт ситуациясен шактый җиңеләйтте. Быел да шулай эшләргә карар кылынды. 25-нче декабрьдән башлап 31-нче декабрьгә кадәр мәктәпләр каршында лагерьлар эшләячәк.