(KZN.RU, 10-нчы декабрь). Яңа елда Татарстан башкаласын 162 чыршы бизәячәк. Шәһәрнең үзәк чыршысы беренче тапкыр Меңъеллык паркында урнаштырылачак. Бу хакта бүгенге Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр итте.
Яңа елның төп чыршысыннан кала Киров һәм Мәскәү районнарында – 26, 23 – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, 11 – Совет, 9 – Вахитов һәм Идел буе районнарында чыршылы шәһәрчек ачылачак. Тулаем алганда, узган ел белән чагыштырганда чыршылы шәһәрчекләр саны 49-дан 70-гә кадәр арта. Шәһәр территориясендә чыршылар саны арту “Яшел рекорд” шәһәр проектын гамәлгә кую нигезендә барлыкка килде. Күп урыннарда, мисалга, “Әкият” курчак театры янында, Сыртланова урамы буенча скверда эре чыршылар утыртылды, Яңа ел бәйрәмнәрендә аларны бизәп, бәйрәм итү урыннары ясарга мөмкин. “Яшел рекорд” акциясе аркасында матур традиция барлыкка килде. Зур чыршылар утырту, ә яңа елда аларны бизәү – вакытлыча корылма өчен чыршы ботакларын кисүгә яхшы альтернатива”, - дип җавап бирде Казан Мэры Илсур Метшин.
Бу елның яңалыгы булып “Әкият” курчак театры каршындагы боздан ясалган шәһәрчек булачак. Биредә боздан лабиринт һәм фигуралар кору, атларда йөрүне оештыру планлаштырыла. Шулай ук быел халык үтенече буенча Татар дәүләт филармониясе скверында (Павлюхин һәм Эсперанто урамнары киселешендә) кабат чыршылы шәһәрчек барлыкка киләчәк, икенче ел рәттән чыршы “Черек күл” паркында ачыла, каникулларда монда шугалак барлыкка киләчәк.
Зур сәүдә үзәкләре һәм шәһәрнең башка предприятиеләре үз территорияләрендә бәйрәм чыршылары урнаштырачак.