Бәйрәмне “яктыртышуда” эшмәкәрләр ярдәм итәчәк.
(KZN.RU, 10-нчы декабрь). Казанда Яңа ел бәйрәмнәренә актив әзерлек башланды. Район администрацияләреннән тыш шәһәрне бизәүгә кече һәм урта бизнес предприятиеләре җәлеп ителә.
Яңа Савин районының үзәк чыршысы гадәттәгечә Ямашев проспекты, 104 адресы буенча, Авиатөзелеш районыныкы – “Крылья Советов” паркында ачылачак. Әлеге районнарда яшәүчеләр өчен кышкы каникулларда шулай ук 22 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Районнар башлыгы Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, урамнарда бәйрәм рухы тудыруда 80 бизнес субъекты катнаша. “Ак Барс” көрәш сараеның, Казан Ривьерасының, “Татнефть Арена” боз сараеның бизәлеше тулысынча яңартылачак.
Киров һәм Мәскәү районнарының төп чыршы комплекслары Петров исемендәге паркта һәм Химиклар мәдәният йорты паркы каршында урнаштырылачак. Чыршыларны тантаналы ачуда “Универсиада утлары” театральләштерелгән музыкаль әкиятне карап булачак. Районнар администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, предприятиеләр көче белән 13 чыршы урнаштырылачак. Үзәк магистральләрдә урнашкан предприятиеләр һәм оешмаларның биналары ут иллюминациясе белән бизәләчәк. Моннан тыш, Мәскәү районындагы Декабристлар урамы – Ямашев проспекты транспорт чишелешен сәнгати яктырту планлаштырыла.
Совет районында 11 чыршы шәһәрчеге урнаштырылачак, аларның һәрберсе тантаналы театральләштерелгән чара белән ачылачак. Яңа ел мәйданчыклары чыршы, кардан таулар һәм карусельләр белән бизәләчәк. Урамны ут белән бизәүдә төп акцент элеккеге “Акчарлак” рестораны районында, Совет мәйданына һәм Ершов урамы буенча ясала. Район территориясендә урнашкан 9 эре сәүдә комплексы үз чыршыларын урнаштырган инде.
Вахитов һәм Идел буе районнары территорияләренә килгәндә, Яңа ел чыршы шәһәрчекләре “Черек күл” паркында һәм Сыртланова урамында, Татар дәүләт филармониясе һәм Җиңү проспектында, “Солнечный город” торак комплексында ачылачак. Районнар администрациясе башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, 11 сәүдә комплексы бәйрәмчә бизәлеш әзерли. Шул ук вакытта 2 чыршы “Корстон” сәүдә һәм күңел ачу комплексы һәм “Кольцо” сәүдә комплексы янында инде урнаштырылган.
Шуны әйтергә кирәк, быел өстәмә бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең шактый микрорайоннарында барлыкка киләчәк, шул исәптән “Яшел рекорд” проекты кысаларында күп фатирлы торак йортлар янында утыртылган яңа чыршылар бәйрәм рухында бизәләчәк.
“Якынлашып килгән Универсиадалы елда Казанда аеруча Яңа ел кәефе тудырырга кирәк. Мэрия һәм районнар администрацияләре көче белән генә булмый монда, биредә предприятие милекчеләре белән эшләү мөһим”. – дип шәрехләде И.Метшин.