Быел Максимов урамындагы 11 нче шәһәр хастаханәсендә масштаблы ремонт башлана. Гинекология бүлеге һәм кабул итү бүлмәсе яңартылачак, шулай ук яңа җиһазлар кайтарылачак, алар ярдәмендә табиблар онкология һәм гинекология авыруларын иртә стадияләрдә танып белә, башка авыруларга вакытында һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтә алачак. Бу хакта кичә хастаханәдә узган йомгаклау медицина советында билгеле булды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Әлеге медицина учреждениесе Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнары халкы өчен төп учреждениеләрнең берсе булып тора – аңа 33 мең казанлы беркетелгән. Хастаханә үз эченә стационар һәм Максимов урамындагы 34/24, Гудованцев урамындагы 41а һәм Максимов урамындагы 49 нчы йорттагы хатын-кызлар консультациясен ала. Бүгенге көндә табиблар персоналы 82 кешедән тора, шуларның дүртесе ТР атказанган табиблары һәм медицина фәннәре кандидатлары.
Медицина учреждениесе эше турында баш табиб Рамил Гатауллин сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2018 елда стационарның өченче һәм дүртенче катларында төзекләндерелгән. Әмма бүгенге көндә башка биналар да яңартуны таләп итә. Баш табиб министрга һәм мэрга амбулатор һәм стационар медицина ярдәме күрсәтелә торган учреждение эшен күрсәтте, шул исәптән ашыгыч рәвештә «Акушерлык һәм гинекология» һәм «Терапия» профиле буенча, планлы рәвештә – «Неврология» буенча.
Баш табиб шулай ук 2023 елда өч заманча диагностика аппараты – рентген-аппарат, маммограф һәм флюорограф сатып алынуын искәртте. «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча сатып алынган яңа җиһазлар табибларга төрле авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм пациентларны кичекмәстән дәвалауга керешергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта командада югары хезмәт осталары — табиблар булу һәм башка юнәлешләр буенча искергән җиһазлар хастаханә мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирми.
«Безнең хастаханә — шәһәр масштабындагы зур булмаган хастаханәләрнең берсе, әмма районнарыбыз халкы өчен бик мөһим һәм шул ук вакытта ул эшкә сәләтле. Эш шунда ки, хастаханә территориясендә ашыгыч ярдәм бүлегендә неврология бүлеге үзгәртеп корыла. Шуңа күрә безгә пациентларны тәүлек буе тикшерә торган компьютер томографы кирәк. Безгә кабул итү бүлмәсен ремонтларга кирәк, шул исәптән гинекология бүлегендә, ул кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча Казанда иң эреләрдән санала», – дип сөйләде Рамил Гатауллин.
2024 елгы эшчәнлек нәтиҗәләренә күчеп, баш табиб билгеләп үткәнчә, Максимов урамындагы поликлиникага бер сменада 360 пациент йөри. 2024 елда тәүлек буе эшли торган стационар шартларында 5909 пациентка медицина ярдәме күрсәтелгән, 1509ы көндезге стационарда дәваланган, шулай ук 2335 кеше кабул итү бүлегендә ярдәм алган. Шулай ук йөклелекне өзү максатыннан мөрәҗәгать иткән хатын-кызлар санының шактый кимүе күзәтелә. Әйтик, узган ел 15 хатын-кызны кире кага алганнар. Узган ел гинекология бүлегенең 51 койкасында 2666 хатын-кыз ярдәм алды.
Билгеле булганча, быел Максимов урамындагы 11 нче шәһәр хастаханәсендә ремонт дәвам итәчәк — гинекология бүлеге (бу беренче һәм икенче катлар) һәм кабул итү бүлмәсе яңартылачак. Ремонт эшләре этаплап алып барылачак, шуңа күрә хастаханә ябылмаячак, ә шәһәр халкына медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итәчәк.
«Хастаханәнең матди-техник җиһазланышы һичшиксез яхшырачак. Медицина җиһазлары буенча яңарту якын киләчәктә үк башланачак», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
«11 нче хастаханәне төзекләндерү Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнары халкы өчен бик мөһим. Ул 33 мең шәһәр кешесенә хезмәт күрсәтә. Больницаның күптәнге һәм данлыклы тарихы булса да, бу очракта үзенең иске диварлары бөтенләй ярдәм итми. Без Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка ремонт ясарга һәм өстәмә медицина җиһазлары алырга карар иткәне өчен рәхмәтле. Бу хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрәчәк һәм медицина учреждениесен яңа дәрәҗәдәге уңайлылыкка чыгарачак», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Быел шулай ук шәһәр хастаханәсен җиһазлау дәвам итәчәк, бу табибларга төрле авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм пациентларны оператив рәвештә дәвалауга керешергә мөмкинлек бирәчәк. Томограф сатып алыначак, ул пациентларда үпкә ялкынсынуын тикшерергә һәм иртә стадияләрдә онкологик авыруларны танырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук лапароскопик стойка һәм видеоэндоскопик җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Яңа ФГДС аппараты профилактик тикшерүләр үткәрергә һәм яман шеш диагнозын иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Җиһазларны яңарту гинекология бүлегендә дә планлаштырылган.
Сатып алу татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов программасы буенча медицина җиһазларын яңартуның өч еллык масштаблы программасы кысаларында планлаштырылган.