29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Татарстан башкаласына 180 меңгә якын турист килгән – бу узган кышкы каникулларга караганда 6,5% ка күбрәк. Бу вакыт эчендә ял итүчеләр шәһәрдә якынча 1,2 млрд сум сарыф иткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 19% ка артык. Каникулларда урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше 79%, ә 3–5 гыйнвар көннәрендә – 100% ны тәшкил итте. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.
«Казан белән кызыксыну саклана. Бу туристлык тармагы үсеше өчен мөһим. 2024 ел бездә узган халыкара вакыйгалар Казанның Россиядә генә түгел, аннан читтә дә танылуын тагын да арттырды. Әлбәттә, безнең өчен нигез – эчке туризм һәм күршеләребез, Россия Федерациясе субъектлары. Әмма Кытай, Һиндстан, Иран, Азия, Латин Америкасы илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү белән, туристларны җәлеп итү буенча кыюрак максатлар һәм бурычлар куярга кирәк», – дип билгеләде шәһәр башлыгы Илсур Метшин. Ул БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе оештырылгач, шәһәр алдында алга китү буенча яңа мөмкинлекләр ачыла, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип өстәде.
Дарья Санникова сүзләренчә, шәһәрдә иң популяр объект булып Казан Кремле кала. Бәйрәм көннәрендә музей-тыюлык 268 мең кунак кабул итте, бу узган кышкы каникулларга караганда 41% ка күбрәк. Шулай ук ел саен туристларны «Ривьера» аквапаркы җәлеп итә, анда якынча ике атна эчендә 23 мең кеше (+16%) булган. Шул ук вакытта ТР Милли музеенда 12 мең кунак булып киткән – бу күрсәткеч узган кышкы каникуллар белән чагыштырганда 40% ка диярлек арткан. Моннан тыш, City Sightseeing ике катлы автобусында экскурсиядән якынча 1200 кеше файдаланган, бу узган елның чагыштырыла торган чорына караганда 7,5% ка күбрәк.
Шәһәр рестораннарына һәм кафеларына күп кеше йөргән. «Күпчелек оешмаларда Яңа ел банкетлары җәй һәм көз көне үк броньланган иде. Рестораннарның тулылыгы 100% ны тәшкил иткән, ә табыш, узган елгы Яңа ел каникуллары белән чагыштырганда, кунакларның саны күп булу хисабына 15% ка арткан. Шәһәр рестораннарында уртача чек 1200 сумны тәшкил иткән», – диде чыгыш ясаучы.
Казан кунакларының күпчелек шәрехләре һәм бәяләмәләре уңай булып чыкты. Ял итүчеләр кунакханә һәм рестораннардан алып музейларга кадәр объектларның Яңа ел бизәлешенең матурлыгын билгеләп үттеләр. Дарья Санникова шулай ук броньлау сайтларында күпчелек кунакханәләрнең югары рейтингын билгеләп үтте.
Туроператорлар һәм экскурсоводлар белән багланышлар бәйрәм чорында да дәвам итте. Шуның нәтиҗәсендә онлайн режимда район администрацияләре һәм тышкы төзекләндерү комитеты белән берлектә килеп туган барлык мәсьәләләр дә хәл ителде.
«Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына һәм үз объектларында бәйрәм атмосферасы булдыруга аерым игътибар биргән барлык предприятиеләргә рәхмәт белдерәсем килә», – дип йомгаклады чыгышын туризмны үстерү комитеты директоры.