Казанда 15—20 гыйнвар көннәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия кубогының бишенче этабы булачак. Ярышлар Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында узачак. Аларда илнең 40 төбәге катнашачак, ярышларга беренче тапкыр Белоруссия җыелмасы да кушылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы быел Казанда узачак эре турнирлар исемлеген ачып җибәрә. Илнең иң яхшы чаңгычыларына җиңел чаңгы юлы һәм яхшы һава торышы телибез, ә безнең яшь спортчыларга зур профессионаллар тәҗрибәсен үзләштерергә һәм спорт белән шөгыльләнергә, дип теләп калабыз», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Ярыш кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында алты старт каралган. Мәсәлән, 16 гыйнварда ирекле стиль белән 10 һәм 15 чакрымга узышлар узачак, 18 гыйнварда «классик» спринт булачак, ә 19 гыйнварда чаңгычылар 20 чакрымга скиатлонда узышларда очрашачак.
Россия Кубогы 500гә якын катнашучыны җыячак. Алар арасында илнең әйдәп баручы спортчылары – Олимпия чемпионы Александр Большунов, Наталья Терентьева, чемпионнар һәм призерлар Сергей Ардашев, Савелий Коростелев, Иван Горбунов, Анастасия Фалеева һәм башкалар булачак.
«Баш тренер Юрий Викторович Бородавко җитәкчелегендәге Россия җыелмасы Казанга килде инде һәм күнегүләрен башлап җибәрде», — дип билгеләде Линар Гарипов.
Ярышларга керү ирекле. Тамашачылар өчен күңел ачу программасы һәм лотерея әзерләнәчәк. Кубок уздыру урынына кадәр шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен «Каенлык»тагы машина кую урыныннан һәм Яңа Дәүләки урамындагы 129 нчы мәктәп янындагы тукталыштан бушлай автобус йөриячәк.
Линар Гарипов шулай ук кышкы сезон башыннан яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының район этабы матчлары узуын искәртте. Уеннар йомгаклары буенча иң яхшы командалар зона һәм республика ярышларына юл тотачак, ә җиңүчеләр федераль дәрәҗәдә чыгыш ясаячак.
7 февральдә «Алтын алка»ның шәһәр этабын ачу гала-матчы була. Бу көнне атаклы хоккейчылар бозда иңгә-иң куеп яшь спортчылар белән очрашачак.
«Безне бай спорт сезоны көтә, шуңа күрә барыбызны да булачак спорт вакыйгаларында катнашырга һәм кунак булырга чакырабыз», — дип йомгаклады докладчы.
Исегезгә төшерәбез, быел Казан шулай ук йөзү буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк, ә яңартылган Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты узачак, анда илнең иң яхшы спортчылары җыелачак.