Бүген Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникуллары аварияләр күзлегеннән караганда бөтен шәһәр масштабында тыныч узды. Быел шәһәр хуҗалыгының төрле хезмәтләре эшенә халыктан шикаятьләр азрак булды. Әмма шәһәр башлыгы тротуарларның торышы белән канәгать булмавын белдерде.
«Быел кар җыю буенча мөрәҗәгатьләр азрак килде, әмма шикаятьләр бар инде. Без моны игътибар белән күзәтәбез. Әгәр юлларда вәзгыять азмы-күпме әйбәт булса, тротуарларда бәяләү канәгатьләнерлек түгел. Финанс кыенлыклар артта калды — гыйнвардан без юлларны карап тотуга финанслауны арттырдык, Кадрлар сәясәте идарәсе төзекләндерү предприятиеләре белән бергә кадрлар белән шөгыльләнде. Әйдәгез, санны сыйфатка китерерлек итеп эшлик — һава шартларына карамастан, сыйфатлы эш көтәбез! Без реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы сатып алдык, аларны тротуарлар өчен кызганмагыз», – дип өндәде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Казандагы милекчеләрнең бер өлеше үз вазифаларын онытканлыгына игътибар итте — кайбер тротуарлар чистартылмаган кала. «Мораторий белән безне штраф салуда чикләделәр — аларны кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына билгеләргә мөмкин. Ләкин бозда кешеләр аягын яки кулын сындыру куркынычы бар. Бу темага шәһәр прокуратурасы белән киңәшләшүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте мэр. Ул шулай ук эре түгәрәк һәм тигез түбәләрне чистартуны даими нигездә тикшереп торырга кирәк, дип өстәде.
1 гыйнвардан Казанда 32 мм яңгыр яуган, ягъни айлык норманың 70% ы, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Юеш кар һәм яңгырлар аркасында юлларда һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килгән. Машина үтә торган өлешләрне реагентлар белән катнаш юл машиналары ярдәмендә эшкәрткәннәр, ә тротуарларны – күбесенчә кул белән, аның сүзләренчә, бу күбрәк вакыт таләп итә. Шәһәрдә бозларны чистарту дәвам итә, мәсьәлә даими тикшерелеп тора.
Бүген Казан юлларын кардан чистартуда 510 берәмлек махсус техника һәм 640 эшче эшли. Исегезгә төшерәбез, ишегалларын чистартуга кагылышлы кисәтүләрне шәһәр халкы «Открытая Казань» («Ачык Казан») сайтында һәм +7(843)236-41-23 телефоны буенча да калдыра ала. Шулай ук проблемалы участоклар турында чат-ботка яки кайнар линия телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.