Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.
«Кадерле казанлылар!
Шәһәребездәге барлык христианнарны чын күңелдән Раштуаның изге бәйрәме белән котлыйм!
Бу якты көннәрдә без моннан ике мең ел элек дөньяны үзгәрткән, кешеләрдә яхшы киләчәккә ышаныч һәм өмет уяткан вакыйганы искә төшерәбез.
Бүген дә бу бәйрәм мәхәббәт һәм шәфкатьлелек билгесе булып кала. Ул барлык дин тотучыларның йөрәкләрен аерым бер шатлык белән тутыра, якыннарына ярдәм итәргә һәм мохтаҗлар турында кайгыртырга өнди.
Татарстан башкаласы диннәр арасында һәм милләтара татулыкны ныгытудагы казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана, алар безгә һәр яктан үсәргә, барлык кыенлыкларны җиңәргә һәм иң яхшы шәһәрне төзергә мөмкинлек бирә.
Безнең уртак эшебезгә зур өлеш керткән, гадәти рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган һәм тараткан Казанның бердәм христиан җәмгыятенә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бер-беребезне игелекле эшләргә һәм гамәлләргә рухландырырбыз дип ышанам.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет телим! Раштуа сезнең өйләрегезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, күңелләрегездә яхшылыкка ышаныч уятсын. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм яхшылык телим!» — диелә котлауда.