Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин шәһәр халкын якынлашып килүче 2025 ел белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар, кадерле дуслар!
Сезне якынлашып килүче 2025 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Татарстан һәм Казан өчен узып баручы ел чын мәгънәсендә зур вакыйгаларга бай булды. Мөһим проектларны һәм программаларны гамәлгә ашырудан тыш, башкалабыз «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, Халыкара шәһәрләр форумын, БРИКС илләре уеннарын һәм БРИКС илләре Саммитын кабул итте.
Әлеге көннәрдә республикабыз дөньякүләм сәяси мәйданга һәм спорт үзәгенә әверелде. Мондый масштаблы чараларга әзерләнү безнең барыбыздан да иң яхшы һөнәри һәм шәхси сыйфатларыбызны күрсәтүне, булган ресурсларны мобилизацияләүне таләп итте.
Шул ук вакытта без социаль объектлар һәм торак йортлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, юл һәм коммуналь инфраструктураны яхшырту, мәдәни мирас объектларын торгызу өстендә дә эш алып бардык.
Һәрберегезгә БРИКС Саммитын әзерләү һәм уздыру вакытында күрсәткән сабырлыгыгыз өчен, сезнең ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Шәһәребезне — уртак йортыбызны кайгыртуыгыз һәм яратуыгыз өчен Сезгә аерым рәхмәтлемен.
Ышанам, Сезнең булышлык белән Татарстан башкаласы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү үзәкләренең берсенә әйләнәчәк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга алга таба да зур ярдәм күрсәтәчәк, Ватаныбызның данлы тарихын язган батырларны олы хөрмәт белән искә алачак.
2024 елны озату өчен якыннарыбыз, дусларыбыз һәм туганнарыбыз белән
янә бер өстәл артына җыелырбыз, уртак җиңүләр белән рухланып, алга таба
республика иминлеге хакына лаеклы хезмәт итү өчен көч тупларбыз.
Сезгә ихлас йөрәктән нык сәламәтлек һәм шатлык телим! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ә киләсе ел якты төсләргә, күңелле мизгелләргә һәм вакыйгаларга бай булсын. Яңа ел Сезгә бары бәхет китерсен!» — диелә котлауда.