Исемле стипендиатларны бүләкләү тантанасы бүген шәһәр Ратушасында узды. Студентларны һәм аспирантларны торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә ирешкән уңышлары өчен бүләкләделәр. Шулай ук балалар музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр билгеләп үтелде. Конкурсның 30 еллык тарихында иң күп стипендиатлар әзерләгән җиде укытучы Шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тантанада катнашкан ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Илсур Метшинга һәм Казан мэриясе командасына мәктәп укучыларына һәм студентларга ярдәм күрсәткән инициативалары өчен рәхмәт белдерде.
Быел шәһәр мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурска 30 ел тула. Шушы еллар эчендә аның лауреатлары меңләгән талантлы кешеләр булды, алар бүген шәһәр үсешенә генә түгел, ә Россия үсешенә дә өлеш кертәләр. «Аларның һәрберсе — безнең горурлыгыбыз. Сез дә, бүгенге стипендиатлар, бу күркәм гадәтне дәвам итәрсез, дип ышанам. Үзебезнең яктан без киләчәктә дә сәнгать, спорт, фән, педагогика өлкәсендә үзләрен күрсәткән талантларыбызга ярдәм итәчәкбез. Сезнең максатларыгызны тормышка ашыру өчен шартлар тудырачакбыз, һәр яшь казанлы башка төбәкләрдән һәм илләрдән яшьтәшләре белән аралашу һәм белем алмашу мөмкинлеге булсын өчен», – дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин.
Ул искәрткәнчә, быел Казан берничә халыкара вакыйганы кабул итте һәм яшьләр өчен җәлеп итүчән үзәккә әверелде– шәһәргә бөтен дөньядан 100 меңнән артык яшь кеше килде. Моннан тыш, шәһәрдә ял итү өчен инфраструктураны үстерү дәвам итте: «Яратам» һәм «Вертолет» яшьләр үзәкләре, «Елмай» балалар паркы ачылды.
«Сез — Казанның киләчәге. Сез Татарстан башкаласын яхшырак һәм көчлерәк итәсез. Сезнең камилләшүгә омтылышыгыз башкалар өчен үрнәк булыр һәм аларны тормышка ашырырга рухландырыр дип ышанам. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм югары максатларга таба баруыгызны дәвам итәргә чакырам. Бу омтылышлар сезнең өчен казанышларга һәм яңа җиңүләргә этәргеч булсын», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин җиңүчеләргә. Ул остазларга, педагогларга, тренерларга һәм стипендиатларның ата-аналарына аерым рәхмәт белдерде.
Быел конкурсны оештыручылар барлыгы 500 гариза караган. Белгечләр 50 мең сум күләмендә стипендия алачак 16 аспирант һәм ординаторны билгеләп үттеләр. Югары уку йортларының 20 студентына һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларына – 35әр мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләренең ике студентына 20әр мең сум акча тапшырылачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләренең 31 укучысы 25 мең сум күләмендә стипендия алачак. Индивидуаль номинациягә бирелгән 10 атлетка 25 мең сум күләмендә бүләкләү каралган, ә спорт командасына – 100 мең сум.
Тантана вакытында берничә стипендиат тамашачылар алдында чыгыш ясап, үз сәләтләрен күрсәтте. Аларның берсе күптән түгел «Голос. Балалар» программасы финалында икенче урынны алган Сәид Галиуллин булды. Ул «Веселый ветер» җырын башкарды. Ә Аида Хәсәмиева рояльдә «Сөембикә турында истәлек» пьесалар циклыннан үз композициясен уйнады.
Яхшы укулары һәм иҗади казанышлары өчен бүләкләр Раяна Гыйлемхановага, Азат Газетдиновка, Андрей Ткаченкога, Илгиз Ганиятуллинга, Мария Стальмаховага, Эльдар Таҗетдиновка, Элла Мусаевага, Сафирә Гыймадиевага, Алиса Солодкинага, Данил Минубаевка, Аида Хасамиевага, Михаил Вшивцевка, Антонина Кайгородовага, Александр Кузьминга, Камилә Гәрәевага, Ислам Хәбибуллинга бирелде.
Шулай ук стипендияләр белән Сәид Галиуллин, Бәхтияр Газиев, Викентий Владимиров, Анастасия Токранова, Елизавета Ильина, Кристина Гайнетдинова, Рүзилә Якупова, Сафина Авдиевич, Эмилия Ногманова, Диана Канипова, Анна Ипатьева, Тамилә Латыйпова, Анастасия Толстикова, Әминә Гыйниатуллина, Каролина Шәмсетдинова һәм Анна Бушеева бүләкләнделәр.
Спорттагы казанышлары өчен Ринат Сәгыйтов, Әмир Габдрахманов, Альфред Әхмәтҗанов, Артур Лагутин, Данэль Купцов, Мария Ищенко, Данияр Хәсәншин, Жасмин Госманова, Амалия Гыйззәтуллина, Камилә Мортазина стипендия белән бүләкләнделәр. Шулай ук бүләкне су полосы буенча Олимпия резервы спорт мәктәбе командасына Россия беренчелегендә җиңүләре һәм Ил укучылары спартакиадасында призлы урыннары өчен тапшырдылар. Спортчылар белән бергә Казан Мэрының Рәхмәт хатын спорт мастеры, команда тренеры Сергей Дудкин да алды.
Яхшы укулары һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уңышлары өчен студентлар София Габдрахманова, Александрина Яковлева, Тимур Спичков, Вера Хәбибуллина, Дарина Шапошникова, Оксана Козлова, Рүзинә Камалиева, Ренат Рәхмәтуллин, Рәшид Юнысов, Азалия Абдуллина, Ольга Петренко, Алина Шаповалова, Руслан Гыйльманов, Марина Евсеева, Анастасия Ермакова, Анастасия Еримова, Ярослава Зенова, Анастасия Салаватуллина, Артем Сидоров, Лия Фәттахова һәм Алинә Хөсәенова бүләкләнде.
Аспирантлар арасында Илзирә Галимбикова, Адилә Хәбибулина, Алсу Әлмөхәммәтова, Ратмир Рубля, Полина Малышкина, Евгения Гулякова, Галина Гарина, Евгения Архипова, Мария Орлова, Владислав Морозов, Карина Николаева, Алинә Гафиятуллина, Данила Харитонова, Ләйсән Мотыйгуллина һәм Елена Соловьева бүләкләнде.
Тантанада катнашкан мәдәният министры Ирада Әюпова Илсур Метшинга һәм Казан мэриясе командасына мәктәп укучыларын һәм студентларны хуплаган инициативалары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы дәүләтнең миссиясе – талантларны ачыклау һәм ачу, аларга кешеләр туган илендә яшәсен, читкә китмәсен өчен ярдәм итү. Бу җәһәттән Казан һәм Татарстан сәләтле кешеләр өчен җәлеп итүчән үзәк булып тора.
Иң күп стипендиатлар әзерләгән педагогларга Казан Мэрының Рәхмәт хатлары аерым тапшырылды. Алар арасында:
4 нче балалар сәнгать мәктәбе директоры-укытучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лада Выборнова;
М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе педагогы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Никифорова;
Авиатөзелеш районы балалар сәнгать мәктәбе педагогы Алина Глазкова;
«Идел» ФСО» Олимпия резервы спорт мәктәбе педагогы Елена Ершова;
Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының доценты, техник фәннәр кандидаты Юлия Кареева;
З.В.Хәбибуллина исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе педагогы Резеда Вәлиева.
Соңгысы шәһәр башлыгына мондый конкурслар үткәргәне өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, ярышлар балаларны этәрә, аларны үз-үзләренә ышанырга һәм яңа үрләргә омтылырга мәҗбүр итә, ә укытучылар өчен — бу иң яхшы бүләк.
Бүләкләү тантанасына кадәр мэр Илсур Метшин узган еллар стипендиаты, «ТЭФИ-KIDS» премиясе җиңүчесе Ислам Хәбибуллин һәм «Голос. Балалар» Сәид Галиуллин белән очрашты. Балалар мэрга үзләренең мавыгулары һәм казанышлары турында сөйләделәр. Илсур Метшин аларга иҗат эшчәнлегендә уңышлар теләде.