Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең хокукый мәсьәләләр буенча киңәшчесе итеп элек Татарстан Конституция суды судьясы вазыйфасын биләгән Флер Баһаветдиновны билгеләделәр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Без даими рәвештә кирәк булган хокукый экспертизага системалы игътибар бирәбез. Юридик хезмәт һәрвакыт төп хезмәтләрнең берсе булды, әле дә шулай һәм, ышанам, шулай булып калачак та, чөнки һәр хокукый документ, һәр имза федераль, республика һәм шәһәр законнарын үтәү күзлегеннән идеаль булырга тиеш. Һәм без үзебезнең юристларыбыз командасына Флер Нуретдин улы Баһаветдиновны чакырырга карар кылдык», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин юридик фәннәр докторы һәм ТРның атказанган юристы Флер Баһаветдиновның зур эрудициягә ия булуын өстәде. «Элек – безнең белән озак еллар уңышлы эшләгән Казан прокуроры, аннары республика Конституция суды судьясы булды», – дип билгеләде мэр.
Флер Баһаветдинов Мәскәүдә басылган «Прокурорның өстәл китабы», прокурор-тикшерү хезмәткәрләре өчен гамәли әсбаплар һәм Татарстанның күренекле юристлары турында китаплар авторларының берсе.
«Флер Нуретдин улының эксперт дәрәҗәсе безнең эшебездә хокукый нигезләрне ныгытуга һәм төп максатыбыз – Казанны үстерүгә хезмәт итәр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Белешмә
Баһаветдинов Флер Нуретдин улы – юридик фәннәр докторы, танылган галим, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 300 дән артык фәнни хезмәт авторы. 1958 елда туган. Казан университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, 1980-2002 елларда прокуратура органнарында тикшерүче, Әлмәт һәм Казан прокуроры, Татарстан прокуроры урынбасары булып эшли.
2002 елдан 2004 елга кадәр ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре Департаменты җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе була.
2004 елдан 2014 елга кадәр республика Конституция суды судьясы булып эшли.
2016 елдан РФ прокуратурасы университетының Казан юридик институтының (филиалы) оператив-эзләү эшчәнлегендә законнар үтәлеше һәм прокурорның җинаять суд эшләрендә катнашуы буенча прокурор күзәтчелеге кафедрасы мөдире булган.