Бүген Казан мэры Илсур Метшин узган атнада яңгыраган республика рәисе Рөстәм Миңнехановның юлламасы буенча берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, мэр киләсе елга яшьләрне патриотик тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү һәм махсус хәрби операция буенча чаралар планын эшләү бурычын куйды. Бу Татарстанда 2025 нче Ватанны саклаучылар елын игълан итү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле.
«Узган атна мөһим сәяси вакыйга белән истә калды – Татарстан Дәүләт Советына юллама белән Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Бу республиканың сәяси, икътисадый тормышында мөһим мизгел», – диде шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, ТР рәисе Татарстанда эшләрнең торышы турында җентекләп сөйләде һәм киләсе елга максатларны һәм бурычларны билгеләде. Алар арасында – яшьләр белән эшләү, яшүсмерләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы тору, профориентация буенча дәресләрне арттыру. Бу йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнде, әмма Казан шулай ук бу эшкә актив кушылачак. «Фикер алышу буенча штурмнары, түгәрәк өстәлләр үткәрергә, хезмәттәшләр белән киңәшергә һәм үзебез өчен эшне көчәйтәчәк векторны билгеләргә кирәк», – дип бурыч куйды мэр.
Үзенең юлламасында Рөстәм Миңнеханов альтернатив спорт проектларын үстерү зарурлыгын билгеләп үтте, шуңа бәйле рәвештә мэр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага һәм физик культура һәм спорт комитетына, фиджитал-спортны үстерү проектларын да кертеп, инициативалар эшләргә кушты. Мисалга Илсур Метшин Казанда февральдә узган «Киләчәк уеннары» турнирын китерде. «Безгә зур турнирларның нинди гаризалар кампанияләре барлыгын карарга кирәк, без кайда катнаша алабыз. Безнең моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар – инфраструктура, әзерлекле спорт менеджменты, барлык дәрәҗәдәге идарәчеләр», – диде мэр.
«Татарстан халыкара аренада торган саен зуррак авырлыкка ия була бара. Казан да үз ягыннан актив эш алып бара һәм моны беренче көн генә эшләми. Бу юнәлешне көчәйтергә кирәк, тугандаш шәһәрләр, халыкара ассоциацияләр белән катнашуыбыз, монда бизнес эшен арттыру буенча зур потенциал бар», – дип билгеләде Илсур Метшин. Узган атнада Казан белән Шанхай арасында туры рейслар ачтылар. Мэр сүзләренчә, бу бизнес, шәһәрләр һәм кешеләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.
«Төп игътибар, һичшиксез, якындагы атналарда БРИКС саммитына әзерләнүгә багышланачак. Параллель рәвештә без үзебез дә хыялланган глобаль проектларны тәмамлауны күз уңыннан чыгармыйбыз. Бу – Вознесение тракты, Горький шоссесы, Галиәсгар Камал исемендәге театр төзелеше һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерү. Эшләр күп, һава торышы яхшы булу безгә мондый күркәм шартларда төзелеш сезонын тәмамларга мөмкинлек бирә», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Ул милли проектларны, республика һәм шәһәр программаларын гамәлгә ашыруга тукталды: «Бу процесс игътибарны, оештыру эшен, хезмәткәрләрнең җаваплылыгын һәм һөнәри якын килүне таләп итә. Бюджет акчаларын дөрес тоту гына түгел, кануннарны үтәү планында хокукый кырда бик сак булу да мөһим».
Мэр искә төшергәнчә, узган атнада өченче халыкара юридик форум узды, анда эре, урта һәм кече бизнес вәкилләре, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең белгечләре катнашты. «Бу мөһим зур эш, кануннар вакыт узудан калышмаска тиеш. Алдан закон чыгару булуы икеле, ләкин, һәрхәлдә, ул калышмаса, яхшы булачак», – диде мэр.