Татарстан башкаласында Россия президентын сайлауларда катнашкан тавыш бирүчеләр саны буенча рекорд куелган. Беренчел мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәткеч 72,7% ны тәшкил итә. Казанлыларның күпчелеге үз тавышын илнең хәзерге президенты Владимир Путин өчен биргән – бүгенге көннең 9:00 сәгатенә аларның 86% тан артыгы теркәлгән.
Республика башкаласы мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә Владимир Путинны җиңүе белән котлады. «Бу сайлаулар Россиянең күпмилләтле халкын берләштергән лидерыбызга карата зур ышаныч белдерелүен тагын бер кат раслый. Үзәк сайлау комиссиясеннән нәтиҗәләр көтәбез», – диде шәһәр башлыгы.
Тавыш бирү көннәрендә казанлылар өчен традицион ярминкәләр гөрләде, аларда түбән бәядән продукция тәкъдим ителде. Балалар өчен осталык дәресләре, уеннар һәм эстафеталар үздырылды, шулай ук җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырылды. Шәһәр башлыгы фикеренчә, болар барысы да Казанда бәйрәм кәефе булдырырга ярдәм иткән. «Сайлау участокларында атмосфера тыныч һәм эшлекле, әмма шул ук вакытта бәйрәмчә иде», – дип өстәде ул.
Казанда барлыгы 466 сайлау участогы эшләде, шуларның 31 е – гражданнарның вакытлыча булу урыннарында. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, участок сайлау комиссияләре әгъзаларының һәм күзәтүчеләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә барлык куркынычсызлык чаралары да гамәлгә ашырылган.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, сайлауларга игътибар зур булган, шәһәргә чит илләрдән дә күзәтүчеләр килгән. Мэр участок сайлау комиссияләре әгъзаларына, сайлау участоклары эшләгән социаль һәм башка учреждениеләр коллективларына һәм җитәкчелегенә, тавыш бирү урыннарында кизү торган медицина һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, торак предприятиеләре һәм төзекләндерү оешмалары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Гаилә елы кысаларында Россия президентын сайлаулар #Гаиләбеләнсайлыйбыз эгидасы астында узды. Өч автомобиль уйнатылган фотоконкурста Татарстан башкаласыннан 20 меңнән артык гаилә катнашты. Тавыш бирүнең соңгы көнендә «Ак Барс Арена» стадионы янында, мэр сүзләренә караганда, Казаннан гына түгел, республиканың башка шәһәрләреннән дә 51 меңнән артык кеше җыелган.
«Сайлау участокларында җитди инцидентлар теркәлмәде. #Гаиләбеләнсайлыйбыз өндәмәсен истә тотып, күпләр сайлау участокларына гаиләләре белән барган – бу чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры шулай ук район администрацияләре башлыкларына, Башкарма комитет җитәкчесенә, аппарат җитәкчесенә, штаб башлыгы Денис Калинкинга, предприятие һәм учреждение директорларына рәхмәт белдерде. «Бу, чыннан да, зур эш һәм бик мөһим җиңү», – диде Илсур Метшин.