Быел Казанда түбән идәнле заманча 39 троллейбус сатып алырга планлаштыралар. Аларның 15 е 20 километрга кадәр автоном йөрешле булачак – мондый троллейбусларны динамик зарядкалы электробуслар дип атарга мөмкин. Алар Вознесенский тракты буенча яңа маршрутта хезмәт күрсәтәчәк.
«Без шәһәрдә электр транспортын саклап кына калмадык, ә аны камилләштерү өстендә дә эшлибез, хәрәкәттәге составны яңартып торабыз. Быел да 39 троллейбус сатып алуда ярдәм булыр дип көтәбез», – диде аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы ассызыклап үткәнчә, электр транспортын эксплуатацияләү кыйммәткә чыга. Әмма аның уңай яклары да бар, беренче чиратта, бу экология белән бәйле. «Хәтта «Евро-5» стандартын да электр транспорты белән чагыштырып булмый, соңгысының табигать өчен куркынычсызлык дәрәҗәсе күп тапкыр югарырак», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Метроэлектротранс» МУП директоры Айдар Абделхаков сүзләренә караганда, 2023 елда ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин ярдәме белән лизингка өченче буын МАЗ маркалы 25 троллейбус сатып алынган. Транспорт 2007 елгы иске троллейбусларны алыштырган. Сатып алынган хәрәкәттәге состав бәясенең яртысы Татарстан бюджетыннан капланган.
«Алар (МАЗ – ред. искәрмәсе) заманча һәм түбән идәнле, мегаполис шартларында эксплуатацияләүне исәпкә алып җыелган. Троллейбусларда ишекләр киң, мәйданчыклар иркен, пассажирлар салонында һәм шофер кабинасында температураны һәм дымлылыкны көйләү җайланмасы урнаштырылган. Әлеге транспорт 2 километрга кадр автоном йөрешле система белән җиһазландырылган», – дип сөйләде Айдар Абделхаков.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның җәмәгать транспорты паркын да 253 автобуска тулыландыру планлаштырыла. Соңгы тапкыр хәрәкәттәге состав 2018 елда яңартылган.