(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Хөрмәтле казанлылар, кадерле дуслар!
Сезне якынлашып килүче 2024 ел белән чын күңелдән
котлыйм!
Яңа ел алдыннан барыбыз да могҗизаларга ышынабыз,
көтелмәгән сөенечләргә өмет итәбез. Курантлар сугуы барлык буыннарны берләштерә
һәм безнең өчен таяныч булып хезмәт итүче кыйммәтләрне искә төшерә.
Узып баручы елда без гомуми тырышлык белән шәһәрнең һәм бөтен
республикабызның чәчәк атуы өчен уйланылган проектларны һәм программаларны
тормышка ашыра алдык, һәм чираттагы елны яңа уңышлар, югары казанышлар белән
каршы алабыз.
Моның өчен мин иң беренче чиратта Сезгә рәхмәт белдерәм,
кадерле казанлылар! Ышанычыгыз һәм ярдәмегез, һәркайсыгызның йөрәгендә шәһәргә карата
булган кайгыртучанлык һәм ярату өчен рәхмәт.
Бүгенге көндә кулларына корал тотып, фидакарьлек белән
Ватаныбыз суверенитетын яклаучыларны аерым котлыйсым килә. Алар – батыр
кешеләр, Ватаныбызны данлаучы чын патриотлар.
Күптәнге традиция буенча без Яңа елны гаилә, дуслар һәм
туганнар арасында каршылыйбыз. Чөнки якыннарыбыз һәм яраткан кешеләребез белән
үткәргән вакыт безне яңа көч һәм илһам белән тулыландыра һәм киләчәккә
ышанычыбызны ныгыта.
Сезгә чын күңелдән бәхет һәм шатлык телим! Яңа елда барлык
хыялларыгыз тормышка ашсын, бары тик яхшы яңалыклар гына килеп ирешсен һәм
күбрәк җылы очрашулар насыйп булсын! Сәламәтлек, уңышлар һәм бәрәкәт теләп
калам!