(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе барышында мөмкинлекләре чикле өч баланың хыялларын тормышка ашырды. Аларның берсе – 7 яшьлек Кирилл Андреев – бүген метрода машинист урынында йөри алды.
Малай әле бакчага йөри, ул метро белән мавыга һәм транспорт өлкәсе белән, шул исәптән җәмәгать транспорты белән дә кызыксына. Кирилл әти-әнисе белән шәһәр метрополитены станцияләрендә йөрергә ярата, шулай ук ул рәсем ясау белән мавыга – рәсем өчен объектлар сыйфатында күчмә составларны сайлый.
Иртән үк «Яшьлек» станциясендә малайның гаиләсен метрополитен хезмәткәрләре көтте. Белгечләр Кириллга диспетчерның эше турында сөйләде, ул поездларның платформага килүен, пассажирларны төшерү һәм утыртунын ничек башкарылуын күрде. Шуннан соң Кирилл «Москва» моделле поездда «Дубравная» станциясеннән электр депосына кадәр машинист кабинасында тоннель буенча барды һәм аның эшен күзәтә алды.
Шуннан соң малай һәм аның әти-әнисе электр депосы буйлап экскурсиядә булдылар. Кунакларга поездларның кайда «йоклавын» һәм кайда аларны ремонтлауларын күрсәттеләр. Уку сыйныфында Кирилл «Русич» моделле электропоезд тренажеры ярдәмендә машинист булып карады, дип хәбәр итәләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.
Ахырда малайны тагын бер сюрприз көтте – Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очрашу. Кирилл аларга шигырь сөйләде һәм татлы һәм истәлекле бүләкләр алды. Яшь казанлының әти-әнисе дә канәгать калды. Алар шәһәр Мэриясенә һәм шәһәр башлыгына экскурсия оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Быел «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе электрон форматта уза. Традицион бүләкләр җыюны шәһәр Мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән «Игелекле Казан» АКБО алып бара.
Бүген тагын бер кечкенә казанлының Яңа ел теләге үтәлде дип хәбәр ителде. 10 яшьлек Ролан Крюковның хыялын тормышка ашырырга Казан вертолет заводында ярдәм иттеләр – ул Ми-38 һәм Ми-8МТВ вертолетлары тренажерларында штурвал артына утырды.