(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Юлия Летникова). Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен барлыкка киләчәк яңа дәүләт фонды бу юнәлеш өчен республикадан җаваплылыкны төшерми. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Ул Казан Мэриясенә һәм депутатларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына актив ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге темага зур игътибар бирергә чакырды.
Казан Лисичанскига 38 фурада 725 тонна гуманитар йөк җибәрде
«Сугышчыларга һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү шәһәрне үстерү бурычларын хәл итү белән беррәттән, җитди эш юнәлешенә әверелде», - диде шәһәр башлыгы. Узган елның көзеннән Казан Лисичанскига 38 фурада 725 тонна гуманитар йөк җибәргән. 350 дән артык предприятие һәм меңләгән шәһәр кешесе азык-төлек, кием, төзелеш материаллары һәм башка кирәкле әйберләр җыюга кушылды. Узган атнада Казаннан чираттагы гуманитар йөк партиясен шефлыкка алынган территориягә озаттылар. Шәһәр Мэры бу эштә катнашучы шәһәрлеләргә һәм предприятиеләргә рәхмәтен белдерде: «Оекбаш бәйләгән әбиләргә дә, үз гаражында буржуйка ясаган эретеп ябыштыручыга да, кешеләргә ярдәм йөзеннән КамАЗлап кием-салым һәм азык-төлек җибәргән бизнесменнарга да.
Казанда гуманитар йөк җыю һәм җибәрү белән бер үк вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм итәләр. Бу эшне шәһәрдә булдырылган махсус штаб контрольдә тота.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү эше узган елның көзендә башланды. Хәрби хезмәткәрнең һәр гаиләсе белән ихтыяҗларны ачыклау өчен элемтә урнаштырылган. Балалы гаиләләр өчен муниципаль ярдәм чараларының киң исемлеге эшләнде. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән элемтә, алар турында кайгырту калдык принцибы буенча түгел, ә өстенлекле рәвештә башкарылырга тиеш. Беренче чиратта бу социаль блок һәм район администрацияләре белгечләренә кагыла. Моны өстәмә йөкләнеш буларак кабул итәргә кирәкми – бу шәһәребезнең Ватаныбызның киләчәген яклаган кешеләр алдында бурычы», - дип игътибарны юнәлтте Илсур Метшин.
«Илебез Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен дәүләт фонды булдыру турындагы тәкъдиме мөһим яңалык булды. Бик кирәкле карар! Ышанам ки, фондны булдыру белән гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлекләре җитди артачак», - дип ассызыклады Мэр.
«21 нче февральдә Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итте, анда илнең оборона сәләтен ныгыту буенча бурычлар куйды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм ветераннарга ярдәм итүнең яңа чараларын игълан итте. Без барыбыз бергә куелган бурычларны тормышка ашыру өстендә актив эшләячәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, ил президенты карары буенча булдырылачак дәүләт фонды бу эш юнәлеше өчен республика өстеннән җаваплылыкны төшерми. «Барысы да эшкә актив катнашырга тиеш. Без, элеккечә үк, бу мәсьәләгә игътибар итәргә тиеш», - дип ассызыклады Рәис.
«Беләм, Казан Мэриясе командасы һәм депутатлар корпусы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына актив ярдәм итәләр. Үз чиратында, шефлыкка алынган территориядә гуманитар йөкне сезнең хезмәттәшегез – ТР Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин кабул итә. Бу җитди эш өчен рәхмәт белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Игелекле Казан»: махсус хәрби операция темасына 4 меңнән артык шалтырату, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен шәхси консультацияләр һәм төркем терапиясе
Татарстан Республикасында «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы җитәкчесе Ангелина Галимова да хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтелүне билгеләп үтте. Шулай итеп, балалар 1711 транспорт картасы алдылар, алар ярдәмендә 67 мең тапкыр бушлай йөргәннәр. Моннан тыш, «Батыр» картасы буенча 25 мең тапкыр балалар спорткомплексларда, музейларда, концертларда, цирктагы тамашаларда булдылар.
Мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча формаль булмаган үзәк узган ел ачылган «Игелекле Казан» коворкингы булды. Киңлек 100 дән артык хәйрия җәмгыяте вәкилләрен бер түбә астында берләштерде. «Игелекле Казан» зур эш башкара. Оешманың кайнар линиясе белгечләре махсус хәрби операция темасына 4 меңнән артык шалтырату кабул иттеләр», – диде А.Галимова. Шулай ук «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең яңартылган филиаллары да җәлеп ителде. Биредә мобилизацияләнгән казанлыларның гаилә әгъзалары өчен шәхси консультацияләр һәм төркем терапияләре оештырылды.
А.Галимова сүзләренчә, «Игелекле Казан» ярдәме белән «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» вәкилләре хәрби госпитальдә булдылар һәм анда дәваланучы сугышчыларны һәм хәрби медикларны котладылар. Комитет шулай ук гуманитар ярдәм җибәрүдә катнаша. Аерым алганда, мәктәп укучыларыннан җылы теләкләр белән 3 меңнән артык открыткалар җибәрелгән. «Безнең штаб сугышчыларның ихтыяҗларын исәпкә алып, йөк җыюны координацияләүдә ярдәм итә. Без подразделение командирларыннан мәгълүмат алабыз. Хәзер төрле җирдән үтә ала торган автомобильләр, тепловизорлар, төнлә карый торган бинокльләр, көчәйтелгән рацияләр, квадрокоптерлар бик кирәк. Бу ихтыяҗларны гражданнар ярдәме кысаларында гына ябу кыен, барыгызны да сугышчыларга ярдәм итәргә чакырам», - дип йомгаклады А.Галимова.