(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль, Татьяна Марюхова). Казан Мэриясендә стажировка узу өчен гаризалар кампаниясенә старт бирелде. Узган елның 7 иң яхшы стажеры инде шәһәр Мэриясе командасында эшли. Проектта әзерлекнең теләсә кайсы профилендәге югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 4 курс студентлары катнаша ала. Гаризалар 25 нче февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова.
Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, кадрлар сәясәтенә аерым игътибар бирелә, бу мәсьәлә эре халыкара чаралар әзерләгәндә актуаль була. «Һәр вакыйга һәм казаныш артында, Универсиада яки футбол буенча, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары яки Worldskillsмы, социаль объектларны төзекләндерү яки ремонтлау булсынмы – безнең теләсә нинди эшләребез артында конкрет кешеләр – хезмәткәрләребез тора», – диде шәһәр башлыгы.
«Соңгы елларда без кадрлар сайлау һәм мотивация булдыру эшен камилләштердек. Безнең хезмәткәрләр арасында карьера үсеше өчен төп критерий – нәтиҗәлелек. Яшь җитәкчеләр белән тулы зал монда беркемнең дә протекциясе булмавы турында ачыктан-ачык сөйли. Алар безгә җирдән, район администрацияләреннән, идарәләрдән, бизнес яки зур сәнәгать предприятиеләреннән килделәр, үзләрен күрсәттеләр һәм социаль лифт буенча күтәрелделәр. Ә бүген көн саен үзләренең эффективлыгын эшләре белән раслыйлар. Без бу эшне дәвам итәрбез, һәм ул безнең өчен төп. Кадрлар элеккечә барысын да хәл итә», - дип ассызыклады И.Метшин.
Казан Мэриясендә стажировка инде икенче тапкыр игълан ителде. «Мондый проект ярдәмендә студентларның шәһәр командасы эшенең үзенчәлекләрен өйрәнү мөмкинлеге бар, ә безнең – муниципалитет эшенә яңа идеяләр кертә һәм эшебезнең төрле юнәлешләрен көчәйтә ала торган яшь талантлы белгечләр табу. Беренче елда без проектта катнашу өчен 350 гариза алдык, иң перспективалы 30 катнашучыны сайладык. Өч ай дәвамында алар шәһәр белән идарә итү процессларын өйрәнделәр, проектлар һәм Казанның төп инфраструктура объектлары белән таныштылар», – дип искәртте Ирина Бочкова проектның беренче сезоны нәтиҗәләре турында.
Беренче стажировкада катнашкан 7 студент Казан командасында эшли инде: Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә, Социаль сәясәт идарәсендә, Кадрлар сәясәте идарәсендә, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында, Парклар һәм скверлар дирекциясендә, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында, Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә. Калган стажерлар шәһәр чараларында катнашалар, Казан командасы һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итүләрен дәвам итәләр.
Стажировкага сайлап алуда катнашу өчен сайттагы анкетаны тутырырга һәм сорауларга видеоинтервью форматында җавап бирергә кирәк. Ирина Бочкова билгеләп үткәнчә, «Ел студенты» республика премиясенең 2 җиңүчесе инде конкурссыз гына стажер булу мөмкинлеген алган.
Стажировканың икенче сезоны программасына ике яңа белем бирү трекы – медиакоммуникация һәм шәһәр идарәсе кертелгән. «Яңа программаны эшләгәндә без, һичшиксез, узган елгы тәҗрибәне һәм катнашучыларның теләкләрен исәпкә алдык. Әмма иң беренче чиратта муниципаль хакимият эшенә карата яңа таләпләргә йөз тоттык: безгә баштан ук стажерларга дөрес юнәлеш бирергә һәм шәһәр командасы үзе актуаль булырга һәм трендлар бирергә тиешлеген күрсәтергә кирәк», – диде спикер. И.Бочкова шулай ук Мэриянең стажерлар белән хезмәттәшлек практикасын киңәйтү һәм 14 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар катнаша ала торган яңа проектны эшләтеп җибәрү планлаштырылуын хәбәр итте.
«Мэриядә стажировка» проекты БДБ һәм Евразия икътисади берлеге шәһәрләренең шәһәр практикаларының иң яхшы халыкара смотр-конкурсы рәтенә керде, шулай ук шушындый ук проект гамәлдә булган Мәскәү хөкүмәте белән партнерлык элемтәләрен җайга салырга мөмкинлек бирде. Узган җәйдә ике шәһәр командасы – Казан Мэриясе һәм Мәскәү Хөкүмәте арасында – алмашу стажировкасы булды. Шундый ук практиканы быел да дәвам итү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Россия эш бирүчеләренең HeadHunter компанияләр төркеменнән еллык рейтингына йомгак ясалды – Казан Мэриясе эре компанияләр арасында иң яхшы 20 оешма исемлегенә керде. «HR өлкәсендәге профессионалларның Мэрияне җәлеп итүчән һәм ачык эш бирүче дип атаулары – бу, әлбәттә, безнең өчен югары бәя һәм халыкта булган стереотипларны юк итү өчен сәбәп. Россиянең 268 эре компаниясе арасында иң яхшы эш бирүчеләр егермелегенә эләгү – бу күп нәрсәгә мәҗбүр итә, өстәвенә, яңгыравыклы һәм абруйлы исемле компанияләр арасында. Барыгызны да бу казаныш белән котлыйм», - диде И.Метшин.