(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерендагы капиталь төзекләндерү
барышы белән танышты. Хәзер 9,37 гектар мәйданлы лагерь территориясендә 14
заманча корпус, спорт мәйданчыклары төзиләр, зур ашханәне реконструкциялиләр. Башкарылган
эшләр нәтиҗәсендә лагерь сменасында ял итүчеләрнең саны 242дән 280 балага кадәр
артачак, биредә музей барлыкка киләчәк.
1932 елда оештырылган лагерь шәһәрдә иң борынгылардан
санала. «Казан сәламәтләндерү лагерьлары челтәрен саклап кала алды, һәм без
аларның балаларга хезмәт итүенә шатбыз. Шуларның берсе - «Яшь гвардия», бик бай
тарихы булган пионер лагере. Биредә капиталь ремонт 60 ел элек үткәрелгән», -
дип билгеләде Мэр.
«Яшь гвардия» лагере башлыгы Алексей Кузин шәһәр
башлыгына төзелеш үзенчәлекләре турында сөйләде. «Корпусларны төзегәндә без
лагерьның урманда урнашуын исәпкә алабыз, монда үскән һәр агачны сакларга
тырыштык», - дип җиткерде ул. Алексей Кузин билгеләп үткәнчә, алда әле күп эш
бар, иң авыры - лагерьны тормыш белән тәэмин итү өчен кирәкле барлык
коммуникацияләрне үткәрү, шулай ук кышкы чорда да балалар ял итә алсын өчен, 4
корпусны җылыту.
И.Метшин яңа торак биналарның берсен карады, шулай ук ашханәне төзекләндерү
эшләренең барышы белән танышты. Аннары Мэрга иске корпусларның берсендә торгызу
эшләренең ничек узуын күрсәттеләр, биредә музей ачу планлаштырыла. Гомумән, шәһәр башлыгы башкарылган эштән
канәгать калды. «Балалар өчен шартлар бик яхшы, без балалар өчен кулдан
килгәнчә тырышырга тиешбез, - дип ассызыклады И.Метшин. - Еш кына әти-әниләрдән
балаларын безнең лагерьларда ял иттерергә теләүләрен ишетәбез».
Лагерьны капиталь төзекләндерүне 2023 елга төгәлләү
планлаштырыла, һәм ул яшь спортчылар - футболчылар, баскетболчылар, җиңел
атлетлар, тимераякта шуучылар өчен үз ишекләрен ача алачак. Әйтик, территориядә
яңа футбол кыры, йөгерү юллары, ябык спорт мәйданчыгы, сауналар белән юыну
бүлмәсе булган комплекс барлыкка киләчәк. «Безгә клубны, медицина пунктын,
контроль-үткәрү пунктын төзеп бетерәсе һәм кайбер мәйданчыкларда эшләрне
төгәллисе калды», - дип сөйләде И.Метшинга «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ подряд
оешмасы директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин. Барлыгы 10 йокы корпусы, 2 персонал
корпусы һәм 2 склад бинасы төзелеше бара. Сүз уңаеннан, йокы корпусларының
берсен музейга үзгәртү планлаштырыла.
Капиталь төзелеш барышында күптән түгел республика программалары буенча
төзелгән спорт мәйданчыклары сакланып калды. «Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов программасы ярдәмендә без дүрт лагерьны - «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный»ны төзекләндерә алдык, - дип
ассызыклады И.Метшин. - «Яшь гвардия» - балалар спорт мәктәпләрендә
тәрбияләнүчеләрне җәйге чорда җыю һәм ярышларга әзерләү лагере. Лагерьда барлык
җәйге спорт төрләре буенча дәресләр булачак. Алда әле зур күләмле эш көтә. Бу
лагерь гына түгел, чын сәламәтлек саклау урыны да, шул ук вакытта Казанның яшь
спортчыларын әзерләү өчен яхшы спорт базасы да булачак».
Лагерьга шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Казанның Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Альберт Салихов, Казанның Социаль өлкә учреждениеләрен карап
тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев килде.
Исегезгә төшерәбез, Казанның сәламәтләндерү лагерьларында җәен 30 меңгә якын бала ял
итте. Дүрт муниципаль лагерь төзекләндерелгәннән соң, аларның үткәрү сәләте
50-75%ка артты.