(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы
гыйнвар, Ксения Швецова). Быел Казанда яңа республика программасы буенча «Ышаныч»
балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең 10 бүлеген ремонтлаячаклар. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан
158 млн сум акча бүленгән. Ел саен үзәк бүлекләрендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге
50 мең яшүсмер һәм яшь кеше психологик ярдәм ала. Белгечләр аларга проблемаларын
хәл итәргә һәм кризислы ситуацияләрне җиңәргә ярдәм итә. Шундый зур бүлекләрнең
берсе программа ярдәмендә Совет районында барлыкка киләчәк, анда тиздән торак
йортның беренче катында элек буш торган биналарны ремонтлау башланачак. Бүген
Казан Мэры Илсур Метшин алда торган эшләр күләмен бәяләде һәм дизайн-проект
белән танышты.
«Без халыкның физик сәламәтлегенә зур игътибар бирәбез, әмма психологик
сәламәтлек тә мөһим». «Ышаныч» хезмәтләре бу юнәлештә зур эш алып бара. Кызганычка каршы, алар эшли
торган шартлар шәптән түгел, – диде Мэр. – Без Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановка һәм республиканың Яшьләр эшләре буенча министрлыгына капремонтның
уникаль программасы өчен бик рәхмәтле, аның ярдәмендә быел ук без
профессионаллар эше өчен лаеклы шартлар тудырачакбыз».
Совет районында 97 мең тирәсе яшь казанлы яши, аларның
өчтән бере психологик ярдәмгә мохтаҗ
«Ышаныч» үзәгенең яңа бүлеге 8 Март урамындагы торак йортта
457,3 кв.м мәйданлы биналарда урнашачак. Үз вакытында биредә сөт кухнясы урнашкан булган, берничә ел элек биналар
«Ышаныч» үзәгенә тапшырылды, әмма капиталь ремонтка акча юк иде.
Яңа үзәктә әлегә психологик хезмәтләр булмаган Совет районы халкы гына
түгел, Вахитов һәм Идел буе районнары халкы да ярдәм ала алачак. «Ышаныч» үзәге
директоры Елена Овчинникова сүзләренә караганда, бүгенге көндә Совет районында
14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 97 мең яшь казанлы яши, аларның ким дигәндә өчтән
бере психологик ярдәмгә мохтаҗ.
«Бу районда 5 урта һөнәри белем бирү йорты, 4 югары уку йорты, анда
16 мең студент белем ала, шулай ук 38 гомуми белем бирү мәктәбе бар. Кагыйдә
буларак, мәктәпләрнең үз психологлары бар, әмма бездә яшьләр аноним рәвештә
ярдәм ала ала, шул исәптән телефон аша. Практика күрсәткәнчә, алар мәктәп
психологына ярдәм сорап сирәгрәк мөрәҗәгать итә», – дип аңлатты Е.Овчинникова.
Яңа бүлектә психологлар бер көн эчендә 35 кеше, ә елга якынча 8,5 мең
кеше кабул итә алачак.
«Мәктәп хезмәткәре белән шәхси аралашу – бер эш, икенчесе – аноним ярдәм, –
дип килеште Мэр. – Студентларның, кагыйдә буларак, уку урыны буенча психолог
белән аралашу мөмкинлеге булмый. Ә бездә яшьләр бик күп, Казан – студентлар
шәһәре. Барысы да ярдәмгә исәп тота алсын өчен, мөмкинлекләрне киңәйтергә
тырышырга кирәк».
Капиталь ремонт үткәрү, шулай ук кирәкле җиһазлар һәм мебель сатып алу өчен
яңа үзәккә 29 млн сум бүлеп бирелгән. «Программа матди-техник базаны
төзекләндерүне күздә тота, – дип сөйләде ТР яшьләр эшләре буенча министрының
беренче урынбасары Ринат Садыйков. – Бу үзәкнең дизайн-проектын без укучылар
һәм КГАСУ хезмәткәрләре белән бергә эшләдек, биредә балалар бернинди дә
куркыныч булмавына инансын өчен өстенлек уңайлылыкка биреләчәк».
Яшүсмерләр еш кына мәктәптә проблемалар белән очраша, ата-аналар
белән аралашуда кыенлыклар һәм ялгызлык кичерә
Капиталь ремонт тәмамланганнан соң үзәктә 4 психолог һәм яшьләр белән эшләү
буенча 3 белгеч ярдәм күрсәтәчәк. Моннан тыш, белгечләр профилактик хисапта
торучы балалар һәм яшүсмерләр белән даими элемтәдә торачаклар.
И.Метшин проект буенча барлыкка киләчәк төркем эше һәм шәхси эш өчен каралган залларны, иҗади сыйныф, сенсор бүлмәсен карап чыкты.
Моннан тыш, үзәк базасында коворкинг-зона оештырылачак, анда яшүсмерләр һәм
яшьләр вәкилләре аралаша, кофе эчә, бер-берсе белән үз кичерешләре белән
уртаклаша, видеоуеннар уйный, ә кирәк булганда хәтта өй эшләрен дә бергә эшли
алачак. «Искиткеч планнар, мондый алым безгә квалификацияле ярдәмне
куркынычсызлыкта һәм комфортта алырга мөмкин булуын күрсәтергә мөмкинлек
бирәчәк», – дип бәяләде Мэр проекты.
Моннан тыш, бүлектә психологик тренинглар үткәреләчәк, шул исәптән
бәйлелекләрне, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, максат билгеләү
буенча. Сүз уңаеннан, яшьләр өчен максат кую мәсьәләсе проблемалы.
«Тикшеренүләр буенча, хәзер яшүсмерләрнең төп проблемасы – дуслар булмау,
ягъни ялгызлык, мәктәптәге проблемалар – укытучылар, сыйныфташлар һәм
ата-аналарның аңламавы, – дип сөйләде Е.Овчинникова. – Өлкәнрәк яшьтәге
кешеләрнең башка проблемалары барлыкка килә – алар тормыш мәгънәсен күрмиләр,
үзләренә максат куя, аны үз тормыш перспективасына кертә алмыйлар. Аларга ярдәм
итәргә кирәк, хәзер моңа ихтыяҗ бик зур».
«Казанда 15 ел инде психологик ярдәм хезмәте булу бик мөһим. Без башлаган
программа шәһәр һәм халык өчен иң мөһим программаларның берсе», – дип билгеләде
И.Метшин.
Белгечтән көндезге сессиядә психологик ярдәм алу өчен теләсә кайсы яшүсмер
телефон аша консультациягә языла ала. Шулай ук ярдәм «Ышаныч» үзәгенең кайнар
линия телефоннары буенча аноним рәвештә дә күрсәтелә: +7(843)512-43-80,
+7(843)512-43-72.
Барлыгы республикада программа буенча 15 психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенә ремонт ясау планлаштырыла.
Бинаны карауда Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов,
Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.