(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь, Алинә Бережная).
«Ак чәчәкләр» бульварында остаханә, Горки-Әмәт урманындагы камера концертлары,
Санкт-Петербургтан урам циркы чыгышы һәм башкалар – Казанның җәмәгать
киңлекләрендә «Менә-менә» дип аталган кышкы программа старт алды. Аңа теләсә
нинди зәвыкка 87 бушлай чара кертелгән. Бу кышны парк һәм скверларда вакытны
ничек үткәрергә мөмкинлеге турында Казан Башкарма комитетында узган эшлекле
дүшәмбе киңәшмәсендә Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Роберт Гарипов
сөйләде.
Парклар һәм скверларда бәйрәм программасы чыршылар ачылудан башлана. Мәсәлән, 21-нче декабрьдән 27-нче декабрьгә кадәр «Континент», «Калейдоскоп», Урицкий исемендәге, Горький исемендәге, «Крылья Советов», «Комсомолец», «Сосновая роща» паркларында, Мир урамындагы скверда, «Ак чәчәкләр», Фучик урамындагы бульварларда куелган 11 чыршының һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы төп шәһәр чыршысының утларын кабызачаклар. Чыршы шәһәрчекләрен ачу балалар һәм өлкәннәр өчен театральләштерелгән тамаша, шулай ук төп кышкы тылсымчылардан – Кыш Бабай һәм Кар кызыннан интерактивлар белән үрелеп барачак.
Роберт Гарипов хәбәр иткәнчә, быел җәмәгать киңлекләрендә башкала халкы һәм кунаклары өчен өр-яңа чаралар әзерләнгән. Мәсәлән, Яңа ел каникуллары дәвамында «Ак чәчәкләр» бульварында павильонда иҗади остаханәләр эшләячәк, анда балалар һәм аларның әти-әниләре үз куллары белән тәбрикләмәләр һәм рәсем ясый алачак. Дәресләрнең җентекле җәдвәле Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең социаль челтәрләрендә басыла.
Казанлыларга яңа ел кәефен музыка тудырачак. Горки-Әмәт урманында камералы концертлар сериясе узачак – акустик башкаруда җырлар яңгыраячак. «Казанның танылган музыкантлары катнашында барлыгы өч квартирник планлаштырылган», – дип сөйләде Роберт Гарипов. Беренчесе 26-нчы декабрьдә узачак, анда Juna төркеме чыгыш ясаячак. Киләсе квартирниклар 7-нче һәм 15-нче гыйнварга планлаштырылган. Чыгышлар кафеда булганлыктан, тамашачылар саны чикләнгән.
Кышкы программаның хедлайнерлары булып Санкт-Петербургтан «Упсала-цирк» артистлары торачак. Алар 28-нче декабрьдән 30-нчы декабрьгә кадәр алты җәмәгать киңлегендә: Горький исемендәге парк, «Ак чәчәкләр» бульвары, «Крылья Советов» паркы, Казансу елгасы яры, Урицкий исемендәге парк һәм Горки-Әмәт урманында чыгыш ясаячак. Урам циркының уникальлеге шунда, аның артистлары арасында профессионаллар гына түгел, ә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар да, шулай ук цирк осталыгына өйрәнгән имин булмаган һәм тәрбиягә алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. «Без «Упсала-цирк» вәкилләренең Казанның социаль учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашуын оештырабыз, алар шул исәптән имин булмаган гаиләләрдәге авыр яшүсмерләр һәм балалар белән эшлиләр, – дип хәбәр итте Роберт Гарипов. – 28-нче декабрьдә узачак очрашуда шулай ук инклюзия белән бәйле эшчәнлек алып баручы активистлар да катнашачак». Цирк вәкилләре үз эшләре турында сөйләячәк, ә очрашуда катнашучылар социаль учреждениеләр эшчәнлеге турында фикер алышачак һәм үз сорауларын бирә алачак.
Шулай ук паркларда һәм скверларда спектакльләр планлаштырылган. 2-нче гыйнвардан Казан «Болактагы яшьләр театры» «Заполярьеда Яңа ел» әкиятен тәкъдим итәчәк. Театрның чыгышлары Фучик урамындагы, «Ак чәчәкләр» бульварларында, Мир урамындагы скверда, «Калейдоскоп», «Континент», Урицкий исемемендәге, Горький исемендәге, «Салават күпере» торак комплексы янындагы паркларда узачак.
Паркларда спорт чаралары да яңача тәкъдим ителәчәк. Чаралар Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында төзекләндереләчәк булачак җәмәгать киңлекләре территориясендә узачак. «Без шәһәр халкын булачак парклар территориясенә җәлеп итәргә, бу киңлекләрнең нәкъ менә кышкы чорда ничек эшли алуын бәяләргә исәплибез», – дип хәбәр итте Роберт Гарипов. Беренче чара – Рус-Немец Швейцариясендә сканди-треккинг – инде 17-нче декабрьдә булды. Скандинавия таяклары белән ике сәгатьлек сәяхәттә 35 кеше катнашты. Киләчәктә шәһәр халкын «Манзара» паркында кайтлар белән идарә итү буенча мастер-класс, «Урам» экстрим-паркы янындагы мәйданчыкта кышкы волейбол һәм Гаврилов урамындагы парк территориясендә чаңгы турниры көтә.
Моннан тыш, Казанда «Парк рейсы» эшли башлый. 5-нче гыйнварда барлык теләүчеләр, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Черек күл» паркында, Лядской бакчасында һәм Горки-Әмәт урманында тукталыш ясап, Яңа ел автобусында шәһәр буйлап сәяхәт итә алачак. Катнашучыларны экскурсия, музыка, бүләкләр һәм сыйлар көтә. Рейска теркәлү чарага берничә көн кала ачылачак.
Шул ук көнне, 5-нче гыйнварда Горки-Әмәт урманында татар яшьләре концерты узачак, анда музыкаль Yummy Music инди-лейблы артистлары: «Оммаж» һәм Noor төркемнәре, музыкантлар Илгиз Шәйхрәзиев, Fauzia һәм Said Olur катнашачак.
Гадәти булмаган чара 6-нчы гыйнварда Дәрвишләр бистәсендә Комсомол күлендә узачак. Чыныгырга яратучылар өчен махсус җиһазландырылган купель һәм мунча-мичкәдә коену оештырылачак, шулай ук концерт программасы узачак.
Яңа чаралар белән беррәттән, Казанда традицион бәйрәм чаралары да планлаштырылган. 28-нче декабрьдән 4-нче гыйнварга кадәр паркларда Кыш Бабай һәм Кар кызының Яңа ел тамашалары булачак, ә 1-нче гыйнварда «Крылья Советов» паркында «Голубой огонек» концерты узачак, анда казанлылар яраткан совет фильмнары атмосферасына чума алачак.
Бу кышкы сезонда Аккош күлендә гаилә чаңгы турниры 5-нче гыйнварда булачак. Чаңгы чемпионатында катнашучылар 200-400 метр дистанцияне узачак, шулай ук аларны конкурс программасы һәм сыйлар көтә, дип хәбәр итте Роберт Гарипов.
Урицкий исемендәге паркта кар бабайларның иҗади фестивален 6-нчы гыйнварда уздыру күздә тотыла. Конкурста катнашучылар кар бабайлар әвәләргә тиеш булачак, иң креатив сыннар өчен бүләкләр каралган.
«Парклардагы барлык чаралар да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең санитар таләпләрен исәпкә алып узачак. Үз тарафыбыздан без паркларга килүчеләрне куркынычсызлык чаралары турында онытмаска – бинага кергәндә битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга чакырабыз», – дип өндәде Роберт Гарипов.
Җәмәгать киңлекләрендә актив ял итәргә яратучылар өчен чаңгы һәм тюбинглар прокаты пунктлары эшли инде. Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге, «Крылья Советов», Җиңү паркларында, Аккош һәм Комсомол күлләрендә яктыртылган чаңгы юллары сузылды. Чаңгы прокаты пунктлары Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында, Аккош күлендә һәм «Дубрава» урман паркының керү мәйданында эшли. Бу атнада Горький исемендәге паркта һәм Мир урамындагы скверда ике бушлай тау ачылачак. «Черек күл»дәге шугалактан тыш, тимераякта Горький исемендәге, «Сосновая роща» һәм «Калейдоскоп» паркларында шуарга мөмкин.
Кышкы чорда беренче тапкыр Кабан күле яр буенда барбекю-зона эшләячәк. Тест режимында ул гыйнвар башында эшли башлаячак. Урынны bbqkaban.ru сайтында броньларга мөмкин булачак.
Шулай ук «Черек күл» паркында прокатның төп бинасында корнер ачылачак, анда Казан парклары дирекциясенең сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк. Биредә җылы бияләйләр, Казаннан истәлекле сувенирлар яки Яңа ел открыткалары сатып алырга мөмкин булачак.
Чаралар афишасын һәм «Менә-менә» кышкы мәдәни программасының тәфсилле җәдвәлен Казанның җирле үзидарә органнарының KZN.RU рәсми порталында, шулай ук Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә табарга мөмкин булачак, анда бүгенге көннән алып 31-нче декабрьгә кадәр бүләкләр уйнатылачак.
Шулай ук паркларда узачак яңа ел программасының тулы җәдвәле белән рус һәм татар телләрендә буклет әзерләнде. Аны җәмәгать киңлекләрендә, кафе, рестораннарда, күргәзмә үзәкләрендә һәм шәһәребез музейларында бушлай алырга мөмкин булачак.
Казан Мэры Илсур Метшин башкала халкы һәм туристлар вакытны яхшы уздырачагына ышаныч белдерде. «Яхшы программа, инновацияләр. Алар безнең халыкка һәм башкала кунакларына ошар дип ышанам», – диде ул.