(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче
декабрь, Ксения Швецова). Казан Башкарма комитеты командасы ТР муниципаль
хезмәткәрләре Спартакиадасында җиңү яулады. Ярышларда 8 спорт төре буенча көч
сынаштылар: чаңгы ярышлары, волейбол, мини-футбол, бадминтон, өстәл теннисы,
җиңел атлетика, шахмат һәм йөзү. Барлык ярышларның йомгаклары буенча Казан
командасы тугызынчы ел рәттән беренче гомумкоманда урынын алды, дип хәбәр итте
бүген эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт
Салихов.
Спартакиадада 1,7 меңнән артык кеше катнашты. Казан шәһәр этабында сайлап
алынган 70 муниципаль хезмәткәр булган.
12-нче март көнне «Локомотив» Казан стадионында узган чаңгы ярышлары буенча спартакиада старт алды.
Шулай ук Казанда хатын-кызлар волейболы буенча ярышлар узды, ә ирләр арасында
Зәйдә иң яхшыларны ачыкладылар – казанлылар җиңүче булды.
«Шулай ук Мамадыштан өстәл теннисы буенча команда да җиңү белән әйләнеп
кайтты. Ә Әлмәттә барлык командаларны җиңгән, бөтен турнир өчен нибары ике гол гына уздырган безнең футболчыларыбызга
тиңнәр булмады», – дип сөйләде А.Салихов.
Спартакиаданың йомгаклау өлеше 17-нче декабрьдән 19-нчы декабрьгә кадәр Казанда узды. Бадминтон
үзәгендә бадминтон буенча ярышлар узды. Ярымфинал уеннары барышында Казан
спортчысы Рөстәм Нургалиев имгәнде, әмма шуңа да карамастан, команда бронза
медальләр яулый алды.
Шахмат ярышлары Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге мәктәптә узды, ә иң яхшы
йөзүчеләрне «Акчарлак» бассейнында билгеләделәр. Шулай ук Үзәк стадионның
футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлетика буенча ярышлар да узды. «Югарыда
атап үтелгән барлык ярышларда да Казан җыелма командасына тиңнәр булмады», –
диде А.Салихов.
«Әфәрин, Мэрия командасын җиңүе белән котлыйм. Безнең спорт республикасы
һәм башка шәһәрләрдән, муниципалитетлардан килгән коллегаларыбыз лаеклы чыгыш
ясый, әмма без марканы тотабыз, – дип бәяләде казанлыларның җиңүен шәһәр Мэры
Илсур Метшин. – Без спортчыларны тагын бер кат котлау һәм бүләкләү ысулын
табачакбыз».
Спорт белән шөгыльләнү команда рухын формалаштырырга ярдәм итә, дип саный
И.Метшин. «Бу безнең сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт белән
шөгыльләнүчеләрнең физик йөкләнешләр өчен өстәмә мөмкинлекләре булуы турында
сөйли, мондый кешеләр яхшырак эшли. Ә алар командада җиңә белгәндә – бу икеләтә
кыйммәтрәк, – диде шәһәр башлыгы. – Спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау
бик мөһим. Шуңа күрә бу сыйфатлар безнең көндәлек кредо булыр дип өметләнәбез».