(KZN.RU, 16-нчы май). Казан Ленин дамбасын вакытлыча алыштырачак юлдан башка калмаячак. Авария хәлендәге күперне ябу вакытын үтәү һәм вакытлыча әйләнеп узу юлын төзеп бетерү турында бүген шәһәр Башкарма комитетының төзелеш чәршәмбесендә сүз барды. Киңәшмә Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның беренче вице-мэры Иршат Минкин, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, проектлар, подрядчылар оешмалары һәм челтәрле компанияләр вәкилләре катнашты.
Дублер-дамбаны куллануга кертмичә Ленин дамбасы буенча хәрәкәтнең тулысынча ябылмавы хакында күп тапкыр әйтелде. “ПСО-Казань” ҖЧҖ эшләрне җитештерү генераль подрядчы оешмасының беренчел планнары нигезендә әйләнеп узу юлы 1 июнь аена әзер булырга, шул ук вакыттан ул куллануга тапшырылырга тиеш иде. Әмма язгы ташкын төзүчеләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте.
“Срокны 1 июньга билгеләдек, әмма суның 2 атнага күтәрелүе безне графиктан чыгарды, - дип хәбәр итте Мэрга “ПСО - Казань” ҖЧҖ генераль директорыныңберенче урынбасары Марс Газизуллин.
“Хәзер нинди вакыт билгелисез?”, - дип сорады Мэр. “25 июньгә без дублер-юлны әзерләп тапшырабыз”, - дип вәгъдә итте Газизуллин. “Шәһәрнең дублер-юлсыз калмавын раслыйсызмы?” – дип төгәллек кертте шәһәр башлыгы. Генподрядчы оешма вәкиле сүзен раслады.
“Су кимү ягына китте. Әле вакыт бар, 25 июньгә кадәр дублер-юл буенча хәрәкәтне җибәрергә кирәк һәм 1 июльдән иске күперне демонтажлау эшен башларга”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры. “ПСО-Казань” генераль директоры Равил Җиһаншин безгә шуны вәгъдә итте, шуның өчен республика җитәкчелеге акча бүлеп бирде. Эшләгез”, – дип тәмамлады ул.
Исегезгә төшерәбез, ярты гасырдан артык хезмәт иткән иске күперне демонтажлау, аның урынында яңа күпер төзү әлеге мөһим участокта вакытлыча юл ябуны таләп итә. Транспорт коллапсын булдырмас өчен вакытлыча әйләнеп узу дамбасы булдыру турында карар кабул ителде. Ул яңа күпернең, кимендә, беренче эстакадасын ачуга кадәр хезмәт итәчәк.
Декабристлар урамы ягыннан вакытлы юлга төшү урыны гамәлдәге дамба ахырынарак урнашачак. Сул якта транспорт агымы “Парус” рестораны яныннан, алга таба стадион һәм цирк арасыннан, Болак районына чыгу юлы белән була. Вакытлы дамба киңлеге – автотранспорт өчен 4 полосадан (һәр якка 2-шәр) гыйбарәт була. Аның гомуми озынлыгы – 840 метр.
Төзелешнең генераль подрядчы оешмасы – “ПСО – Казань” ҖЧҖ, күпер корылмалары буенча субподрядчы – “Энергомост инт групп” ЯАҖ, проектларны әзерләүче – “Татинвестгражданпроект”. План буенча Ленин дамбасындагы чишелешне куллануга 2013 елның язында тапшырырга планлаштыралар.