(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Казан Мэры, «Бердәм
Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы Илсур Метшин Татарстан башкаласында
яшәүчеләрне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар! Хөрмәтле ветераннар һәм Бөек
Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән
котлыйм!
9 май - һәр ватандашыбыз өчен кадерле бәйрәм. 1945
елның триумфаль язы никадәр ераграк китә, без шуның кадәр күбрәк геройларга
карата соклану, баш өстендәге ачык күк йөзе һәм тыныч тормыш өчен рәхмәт
хисләре кичерәбез.
Казан һәм аның халкы илне азат итүгә лаеклы өлеш
кертте: Бөек Ватан сугышы елларында безнең шәһәр Кызыл армия ихтыяҗлары өчен
хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итте. Әлеге
катлаулы вакытта чыгарылган һәр алтынчы хәрби самолет «күккә юлламаны»
Казанда алды. Җиңел сәнәгать
предприятиеләре көн саен полкны киендерү һәм дивизияне аяк киемнәре белән
тәэмин итү өчен җитәрлек продукция җитештерә.
Тылда фидакарь хезмәтләре өчен Казан предприятиеләре
һәм учреждениеләре хезмәткәрләре югары исемнәргә лаек булдылар, орденнар,
медальләр белән бүләкләнделәр.
Бүген Татарстан башкаласы хаклы рәвештә «Хезмәт
батырлыгы шәһәре» дип аталырга дәгъва итә. Әлеге исемне бирү хәрби чор
авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, армый-талмый Җиңү өчен көрәшкән
шәһәрлеләргә хөрмәт белдерү булачак.
Бу тантаналы көндә барлык
казанлыларга нык сәламәтлек, бәхет, шәһәребезнең, республикабызның һәм
илебезнең алга таба үсеше һәм чәчәк атуы юлында иҗади эшчәнлек, ә хөрмәтле
ветераннарга - озын гомер, ихтирам һәм кайгыртучанлык телим! Җиңү көне белән!»
- диелә котлауда.