(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның
профессор А.Ф.Агафонов ис. йогышлы авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын
төзүне тикшерде. Сырхауханә төзелешен карауда Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау
министры Марат Садыйков та катнашты.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр
ителгәнчә, объектта хәзер 180-ләп кеше эшли, эш ике сменада бара. Киләсе
атнадан эш тәүлек әйләнәсендә башкарылачак.
Сырхауханәнең
яңа бинасы дүрт катлы булачак, моннан тыш, лаборатор корпус та һәм башкалар да
корылачак.
Бина
кабул итү-диагностика бүлегеннән, 10 кабул итү-кару боксыннан, КТ, УЗИ
кабинетларыннан, рентген-диагностика бүлмәсеннән торачак, шул исәптән
реанимация, операция заллары да булачак.
Яңа
бина 234 ятаккка билгеләнгән, кирәк булса, 504 урынга кадәр зурайтырга мөмкин
булачак.
Рөстәм
Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, төзелүче блок – универсаль, монда
балаларга да, өлкәннәргә дә хезмәт күрсәтү мөмкин булачак. Объектны агымдагы елның август аенда
тапшырырга ниятлиләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.