(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче май, Алена Мирошниченко). Мәүлетов урамында яңа футбол манежы төзелешенең барышы белән шәһәр Мэры Илсур Метшин танышты. Бу Татарстан башкаласында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән төзеләчәк ике спорт объектының берсе. Бүгенгә монда планлаштырылган эшләрнең 38%-ы башкарылган. Киләсе атнада төзүчеләр түбә ябу эшләрен башларга планлаштыралар.
Яңа манеж төзелеше Танк, Мәүлетов һәм Бертуган Касыймовлар урамнары белән чикләнгән территориядә бара. «СК Алтын групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең подрядчы оешмасы генераль директоры Динар Бәдретдинов төзелә торган бер катлы футбол манежының мәйданы 6 мең кв.м тәшкил итә, дип сөйләде. Ясалма өслекле футбол кырының зурлыгы - 90х45 м. Кирәк булганда аны ике өлешкә бүләргә мөмкин, бу ике командага берьюлы күнегүләр ясарга мөмкинлек бирәчәк. Футбол кырыннан тыш, манежда 20-шәр кеше сыйдырышлы 8 чишенү урыны, медицина бүлеге, инвентарьны саклау урыннары, вестибюль һәм кунаклар һәм персонал өчен туклану пункты каралган. Бер үк вакытта биредә 160 спортчы шөгыльләнә алачак.
Төзелеш узган елның декабрендә башланды. Д.Бәдретдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә объектта эшләр 38%-ка үтәлгән. «Фундамент төзелеше тулысынча үтәлде, монолит эшләр тәмамланып килә, бинаның өске өлешендә металл конструкцияләр монтажы алып барыла. Киләсе атнада түбә ябу эшләренә керешергә планлаштырабыз. Инженерлык челтәрләрен үткәрү һәм эчке бизәү эшләрен уздыру өчен бина эченә керү июнь ахырына планлаштырыла», - дип хәбәр итте подрядчы. Яңа манеж яшь спортчылар һәм футбол сөючеләр өчен 30-нчы августка үз ишекләрен ачар дип көтелә.
Төзелеш мәйданчыгын карау барышында Казан Мэры Илсур Метшин подрядчыларга якын-тирәдәге территориядә разминка ясау мәйданчыклары, резина өслекле воркаут-зоналар, шулай ук футбол маневрларын эшләү мәйданчыклары урнаштыруны күздә тотарга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, шуның хисабына спорт объектының үткәрү мөмкинлеген 160-тан 250 кешегә кадәр арттырырга мөмкин булачак.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, үз чиратында хәбәр иткәнчә, бүген Казанда 9 спорт мәктәбенә нибары 3 футбол манежы туры килә, шуларның икесе - «Казан» ат-спорт комплексы территориясендә һәм «Тасма» стадионында - мини-футбол өчен билгеләнгән. Бүген тулы канлы футбол кыры Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында гына бар. «Без монда, Мәүлетов урамындагы манежда, «Приволжанин» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен төп уен кыры булыр дип өметләнәбез. Хәер, монда башка футбол спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә күнегүләр ясаячак. Кичке вакытта манеж шәһәр халкы, футбол сөючеләр өчен ачык булачак. Ул ел буе эшләячәк», - дип сөйләде А.Салихов.
«Соңгы 10 елда Казан бөтен дөньяны яңа Россия, яңа Татарстан, яңа Казан белән таныштырган күпсанлы халыкара спорт чаралары уздырды, - дип билгеләп үтте И.Метшин. - Шул ук вакытта алар безнең шәһәрне танымаслык рәвештә үзгәртте. Һәр шундый чарадан соң спорт мирасы инфраструктура рәвешендә кала, анда бик күп спорт сөючеләр шөгыльләнә ала».
Казан Мэры ассызыклаганча, бу шулай ук шәһәр халкының даими физик йөкләнешләргә кызыксынуын арттыра. Әйтик, 10 ел элек, Универсиада алдыннан, шәһәрдә көндәлек рәвештә физик культура һәм спорт белән халыкның 19%-ы гына шөгыльләнгән булса, бүген бу күрсәткеч 50%-ка җитә. «Безне бу шатландыра, без сәламәт яшәү рәвеше яклы, без балалар профессиональ спортчылардан үрнәк алсын өчен тырышабыз. Шул ук футбол буенча дөнья чемпионатында без үз «Казан Арена»бызда Аргентина, Бразилия, Испания, Германия җыелма командаларын күзәттек. Биредә күренекле футболчылар уйнады. Боларның барысы да спортка һәм аерым алганда футболга карата зур мәхәббәт уятты. Бүгенге көндә Казанда даими рәвештә 2700 бала һәм яшүсмер футбол белән шөгыльләнә. Аларның барысы да профессионаллар булмаячак, әмма спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләнәчәк һәм алар белән мәңгегә калачак», - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, футбол-регби өчен икенче ябык манеж Казанда Чуйков урамында төзелә. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Казанда республика Президенты карары буенча барлыкка киләчәк ике яңа ябык манеж «барлык спорт сөючеләр өчен искиткеч бүләк» булачак. «Төзелә торган спорт объектының халык тыгыз яши торган районда урнашуы мөһим, якын-тирәдә - Горки-1, Горки-2, Азино-1, Азино-2, күп кенә гомуми белем бирү мәктәпләре, метро станциясе. Без августта әлеге объектны төзеп бетерербез һәм аны балаларыбызга һәм футбол сөючеләргә бүләк итә алырбыз дип ышанабыз», - дип йомгаклады И.Метшин.
Манеж төзелешен карауда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.