(Казан
шәһәре KZN.RU, 29-нче апрель, Ксения Швецова). Казанның җылылык тәэмин итүче
оешмалары яңа җылыту сезонына әзерлек паспортларын вакытында алырга тиеш.
Мондый йөкләмәне шәһәр Мэры Илсур Метшин бүген җылыту буенча штаб утырышында
бирде.
Узган сезонда әлеге бурычны барлык оешмалар да
башкарып чыкмаган. Тикшерүләр барышында 44 предприятиедә 434 хокук бозу очрагы
ачыкланган - төзек булмаган җылылык челтәрләреннән алып монтажланмаган насос
җиһазларына кадәр, дип хәбәр итте Федераль экологик, технологик һәм атом
күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсенең энергетика күзәтчелеге бүлеге
башлыгы Марс Зарипов.
Аерым алганда, 35 хокук бозу Горький дирекциясенең
Казан участогында ачыкланган, 32 хокук бозу - Казан сөт комбинатында, 20 -
«Луковский, 10» торак милекчеләре ширкәтендә. М.Зарипов сүзләренә караганда,
хокук бозучыларга 88 мең сумлык 17 административ беркетмә төзелгән.
«Хокук бозулар ясалган оешмалар киләсе сезонда күпкә
җентекләбрәк тикшереләчәк», - дип билгеләде докладчы.
Кайбер предприятиеләрдә куркынычсызлык таләпләренә
җылыту казаннары җавап бирми, дип хәбәр итте Марс Зарипов. «650 җылыту
казаннарының 142-се инде 20 елдан артык кулланыла, - дип сөйләде ул. - Быел 4
казан алмаштырылачак, калганнары буенча эшне дәвам итәчәкбез».
Предприятиеләргә еш кына тикшерү белән килгән комиссия җылылык
челтәрләренең, насос җиһазларының төзек булмавын ачыклый. Оешмаларның
җитәкчелеге җиһазларны вакытында тикшерми, дип билгеләп үтте М.Зарипов.
Мәсәлән, «Элеваторстрой» тимер-бетон эшләнмәләр һәм конструкцияләр заводы»
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә насос җиһазларын төзекләндерү башкарылмаган. Шулай ук күп кенә
предприятиеләрдә җылылык челтәрләренең төзелеш конструкцияләре төзек хәлдә
түгел һәм башка хокук бозулар ясала.
Кайбер оешмаларда сәнәгать куркынычсызлыгына
экспертиза таләпләре үтәлми. Алар арасында Идел-Кама НИИВОЛТ заводының
котельный-җитештерү заводы, КФУ котельные бинасы һәм башкалар бар. «Оржив-1»,
«Стабильность» идарәче компанияләрендә, «Наш дом-1», «Уют-2» торак милекчеләре
ширкәтендә электр техникасы өлешенең проект документациясе юк, дип хәбәр итте
М.Закиров. «Уют+», «Светлое», «Карбышева, 59» торак милекчеләре ширкәтендә түбә
котельныйларында саклау клапаннарының эшләвен тикшерү үткәрелми. Ә бит бу торак
милекчеләре ширкәтләрендә яшәүчеләрнең иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый
торган мәсьәләләр.
«Әлеге проблемалы мәсьәләләр елдан-ел бу
предприятиеләрдә кабатлана, - дип хәбәр итте энергетика күзәтчелеге буенча
төбәкара бүлек башлыгы. - Без барлык әлеге оешмаларны контрольдә тотабыз һәм
беренче чиратта тикшерүләрне шунда үткәрәчәкбез».
Казан Мэры район башлыкларына шәһәр предприятиеләрендә
ягулык сезонына әзерлек таләпләренең үтәлешен контрольдә тотарга кушты. «Вакыт
әле җитәрлек, бу эшкә кушылырга кирәк, - диде И.Метшин. - Безнең эре җылылык белән
тәэмин итүче предприятиеләр белән проблемалар юк, алар безне уңайсыз хәлдә
калдырмыйлар һәм әзер паспортларын вакытында рәсмиләштерәләр. Ә менә ведомство
котельныйлары игътибар таләп итә. Китеп баручы поездны соңыннан куып җитәргә
талпынмас өчен, артта калучылар белән эшне бүгеннән үк башларга кирәк. Барлык
җылылык белән тәэмин итүче оешмалар ягулык сезонына вакытында әзер паспорт
алырга тиеш».