И.Метшин: «Чиратлар булган һәр җирдә без дистанцияне һәм саклык чараларын үтәргә тиеш»
Марат Мугинов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр кибетләрендә саклык чараларын күрүнең мөһимлеген ассызыклады һәм сәүдәне сатып алучылар арасында дистанция сакланырлык итеп оештыруны йөкләде.
«Билгеләнгән линияләр, сәүдә челтәрләренең кассаларда дистанцияне саклау буенча тәкъдимнәре бар. Мин бу эшне алга таба да дәвам итүегезне үтенәм, ул әле башланды гына. Якындагы айларда бу барлык сәүдә челтәрләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрендә норма булырга тиеш. Чиратлар, күп санлы кешеләр булган бөтен җирдә без дистанцияне һәм саклык чараларын үтәргә тиеш», - диде Мэр.