StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Алсу Сафина). Кече һәм урта бизнес өчен республика һәм федераль дәрәҗәдә каралган ярдәм чараларына үз вакытында килергә һәм алар турында эшкуарларга вакытында хәбәр итәргә кирәк. Бүген бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Казан Мэры Илсур Метшин әйтте. Ә учреждениеләрнең ябылуы аркасында вакытлыча эшсез калучыларга җәмәгать эшләрендә эшләргә тәкъдим итәчәкләр.
«Пандемия нәтиҗәләре кешеләр сәламәтлегендә генә һәм без профилактика буенча уздыра торган чараларда гына түгел, ә, кызганычка каршы, кече һәм урта бизнес торышында да чагыла», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ул искә төшергәнчә, узган атна ахырында туристлык өлкәсе, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләре, җәмәгать туклануы һәм тышкы реклама өлкәсе вәкилләре белән очрашу булды.
«Без закон нигезендә кабул итү мөмкинлеге булган ярдәм чаралары турында килештек, - диде И.Метшин. - Шул ук вакытта ил Президенты һәм Хөкүмәт рәисе кече һәм урта бизнеска салым түләүләре, банк түләүләре һәм кредитлар буенча бирелә торган чаралар пакетын яңгыраттылар». «Мин барлык бу ярдәм чаралары турында эшкуарларга хәбәр ителсен өчен, эшне тупларга сорыйм, - диде шәһәр башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга мөрәҗәгать итеп. - Без Икътисад министрлыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәттәшләребез белән бергә республика хөкүмәте һәм РФ хөкүмәте тарафыннан каралган ярдәм чараларына без, ахырдан бу ярдәм поезды артыннан йөгермәс өчен, үз вакытында килергә тиеш, хәзер бу бик тә мөһим».
Мэрның эшмәкәрләр белән очрашуы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров искәртте. Ул беренчеләрдән булып гомумтуклану һәм сәүдә, кунакханә һәм реклама бизнесы, күңел ачу индустриясе кебек тармакларга ихтыяҗның иң зур күләмдә кимүенә игътибар итте. Шәһәр бизнесына тискәре факторларның йогынтысын минимальләштерү максатларында шәһәр бюджетына түләүләрне кичектерү, муниципаль парковкалар эше, эшкуарлар кредитлары буенча субсидияләр бирүгә бәйле карарлар кабул ителде.
«Вәзгыять көн саен үзгәрә, без барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү өчен профессиональ һәм оештырылган рәвештә теләсә нинди ситуациягә әзер булырга тиеш»
Илсур Метшин
Казан Мэры
И.Шакиров җәйге верандаларны түләүсез нигездә урнаштыруга кагылышлы карар проектын эшли башлавын хәбәр итте. Шәһәр рестораннары җәйге верандаларны үз объектларында өстәмә түләүсез урнаштыра алачак, бердәнбер шарт - Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә тышкы күренешне килештерү.
Моннан тыш, реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә барлык шартнамәләр буенча Казан бюджетына түләүләрне кичектерүне күздә тоткан карар проектын эшләү башланды. «Реклама компанияләре килешү таләп иткәнчә шәһәрнең арендасын хәзер түгел, ә 2021 елның 31-нче мартына кадәр түли алачак, - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Бу 78 млн сум тирәсе, хәзерге вакытта әлеге тармак эш урыннарын саклап калуга һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүгә юнәлдерә алачак».
Ресторан бизнесы тармакларына ярдәм итү өчен муниципаль паркингларның эш режимы буенча үзгәрешләр кертелде. 6-нчы апрельдән муниципаль парковкалар шимбә һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң бушлай булачак.
Моннан тыш, кече һәм урта бизнесны ташламалы кредитлау шәһәр программасына кредитларны реструктуризацияләүгә бәйле рәвештә шәһәр бюджетыннан субсидияләр бирүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелә. «Банк тарафыннан төп бурычны түләү буенча кичектерү бирелгәндә, Башкарма комитет процент ставкасының бер өлешен субсидияләүне дәвам итәчәк», - диде И.Шакиров.
Шәһәр башлыгы күңел ачу, спорт учреждениеләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру проблемасына игътибар итте. «Бездә эшләр күп. Татарстан Президенты элеккечә ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыруга тулы ышаныч белән карый. Бу төр эш төрләрендә без бик күп кулларга мохтаҗ булачакбыз. Эшләргә һәм акча эшләргә теләүчеләрне без монда катнашырга чакырабыз, мондый мөмкинлек биреләчәк», - дип хәбәр итте И.Метшин.
«Вәзгыять көн саен үзгәрә, без барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү өчен профессиональ һәм оештырылган рәвештә теләсә нинди ситуациягә әзер булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Мэр.
EndFragment