(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең барлык транспорт паркында коронавируска каршы профилактика чараларын үтәргә һәм дезинфекцияне дәвам итәргә йөкләде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада җир өсте шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 30%-ка, ә ял көннәрендә 50%-тан артыкка кимеде. «Транспорт предприятиеләрендә җитди кыенлыклар башлана. Пассажирлар агымы кискен кими, димәк, транспорт тармагы предприятиеләренең финанс проблемалары да кискен кими», - дип билгеләп үтте Казан Мэры. Шуңа да карамастан, И.Метшин профилактик чаралар үтәлешен контрольдә тотарга чакырды. «Без элеккечә бөтен транспорт паркын дезинфекцияләргә тиеш: метроны да, трамвайларны да, троллейбусларны да, автобусларны да, - диде шәһәр башлыгы. - Барлык машина йөртүчеләр һәм кондукторларның битлек, перчаткалар куллануын һәм саклану чараларын үтәүләрен үтенәм».
Илдар Шакиров, үз чиратында, ассызыклаганча, шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә инфекция таратуны булдырмау буенча профилактик чаралар дәвам итә. Транспорт чаралары, метро поездлары һәм метрополитен станцияләре салоннары дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Ташучылар хезмәткәрләрнең сәламәтлеген контрольдә тота. «Кондуктор составына һәм метрополитен станцияләре хезмәткәрләренә медицина битлекләре һәм перчаткалар, куллар өчен дезинфекция чаралары бирелде, кирәкле запаслар пассажир ташучылар тарафыннан әзерләнгән», - дип ассызыклады И.Шакиров.
Ул искәрткәнчә, транспорт чаралары салоннарында коронавирус инфекциясен шәхси профилактикалау һәм транспорт картасын интернет-ресурслар аша тулыландыру һәм акчасыз түләү буенча тәкъдимнәр белән мәгълүмати листовкалар урнаштырылган. 18-нче марттан алып автоинформаторлар аша грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча аудиороликлар трансляцияләнә, ә 25-нче марттан соң өстәмә рәвештә өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлекләренә игътибарлырак карарга, фатирлардан бик кирәк булган очракта гыначыгарга, ярдәм сорап туганнарга һәм волонтерларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук искәрткәнчә, 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр атнаның Россия Президенты тарафыннан эшләми торган атна буларак игълан ителүе белән Казанның урам-юл челтәрендә урнашкан муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк, ә шәһәр җәмәгать транспорты эше якшәмбе көне графигы буенча оештырылачак.t