(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Бу минутларда Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе уза. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара. Утырышта 43 депутаттан 40-ы катнаша, карар кабул итү өчен кворум бар. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казанның җирле үзидарә органнары, сәнәгать предприятиеләре, бизнес-структуралар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм башкалар катнаша. Шулай ук, традиция буенча, утырышта Казан югары уку йортлары студентлары да катнаша.
Депутатлар 15 мәсьәлә буенча фикер алашачаклар:
2019 елда Казан шәһәре Мэрының эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Генераль планы турында;
Контроль-хисап палатасының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрендә Җәмәгать тыңлауларын һәм җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларга үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль предприятиеләре һәм учреждениеләре эшләре өчен тарифлар билгеләү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.