(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Алсу Сафина). Бүген Казанда алданган
өлешчеләрнең чираттагы проблемалы объекты – Ротор урамындагы «Симфония» торак
комплексының дүртенче йорты тапшырылды. Төзелешне тәмамлау өчен «Фон»
өлешчеләре торак-төзелеш кооперативы төзегән. Казан Мэры Илсур Метшин яңа
йортка күчүчеләр белән очрашуда билгеләп үткәнчә, әлеге йортны тапшырганнан соң
Казанда тагын 12 проблемалы объект төзелеп бетәчәк, аларның икесен ел ахырына
кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
180 фатирга исәпләнгән Ротор ур., 27а адресы буенча
урнашкан йорт 2014 елда төзелә башлана. 2015 ел ахырында объекттагы төзелеш
эшләре, барлык торак комплекстагы кебек үк, төзүче – «Фон-Ривьера» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте бөлгенлегенә бәйле рәвештә туктап калган. Йортны «Бриз»
төзелеш компаниясе төзеп бетерә, объектта эшләрне тәмамлау өчен өлешчеләр
«Возрождение-4» торак-төзелеш кооперативы төзегәннәр. Искәртеп узабыз, моңа
кадәр «Бриз» катнашында шундый ук схема буенча «Симфония» торак комплексының өч
йорты тапшырылган иде, аларның соңгысы узган елның декабрь азагында файдалануга тапшырылды.
Барлыгы 96 бер бүлмәле, 48 ике бүлмәле һәм 36 өч
бүлмәле фатир. Казан Мэры Илсур Метшин йорттагы фатирларның берсен карап
кайтты: «Сыйфаты бик яхшы. Яңа фатир исе – өй туе исе!».
Йорттан ерак түгел 156-нчы номерлы балалар бакчасы
урнашкан, мәктәп төзү планлаштырыла. Йорт яны территориясендә 52 парковка урыны
булдырылган, моннан тыш, комплекс халкы өчен 362 машинага күп катлы паркинг
оештырылган. Планлаштыру проекты буенча монда тагын бер күп катлы паркинг төзү
каралган. Төзелешнең тыгызлыгы югары булу сәбәпле, шәһәр Мэры Вахитов һәм Идел
буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка җәяүлеләр йөри торган
зонаны оештыру һәм төзекләндерү мөмкинлеген карарга кушты.
«Бездә 30 проблемалы объект бар иде (алданган
өлешчеләрнең икенче дулкынында - мөх.иск.), бу - 18-нче йорт, - дип сөйләде
шәһәр башлыгы. - Ел ахырына кадәр тагын ике йортны тапшырачакбыз». Ул алданган
өлешчеләр барлыкка килмәячәгенә, моның өчен федераль законнарга үзгәрешләр
кертеләчәгенә ышаныч белдерде. «Намуссыз төзүчеләр өчен котылу юллары башка
булмас дип өметләнәм», – диде И.Метшин.
«Күңел сөенә, – дип белдерделәр шәһәр башлыгы белән
аралашуда өлеш кертеп фатир алучылар. – Алга таба да ачык мәсьәләләрне хәл
итәргә берлгәләшеп хәл итәргә язсын!». Алар Казан Мэрына, Казан Башкарма
комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка, шулай ук йортны
тапшыру өчен тырышлык күрсәткән «Бриз» җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. «Яңа
фатирларда бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм балалар шатлыгы насыйп булсын!» - дип
теләкләрен җиткерде яңа фатирга күчүчеләргә Илсур Метшин.
«Мин 40 елга якын төньякта эшләдем, анда үз фатирымны
саттым һәм Казанга балалар янына күчтем. 2014 елда «Фон»да фатир сатып алдык,
әмма уңышлы булмады, әлегә балалар янында яшим, – дип сөйләде үз тарихын Римма
Әхмәтова. - Хәзер шатланабыз. Йортны төзеп бетерделәр, тиздән ремонт ясый
башлыйбыз».
Якын арада күрше «Возрождение» торак комплексында
соңгы йорт файдалануга тапшырылачак. Әлеге торак комплексның өч йорты элек
«Симфония» торак комплексы составына кергән иде. 2016 елда алар килешү буенча
«Фон» карамагыннан чыгарылды һәм «Бриз» төзелеш компаниясенә тапшырылды, шул ук
елның көзендә объектларда эшләр башланды. Ротор ур., 27в адресы буенча урнашкан
өч йортның беренчесе 2018 елның февралендә, икенче йорт узган елның ноябрендә файдалануга
тапшырылган. Өченче йортта 505 фатир бар, шул исәптән 87 фатир - өлеш
кертеп фатир алучыларныкы.
Казанда хәзерге вакытта алданган өлешчеләрнең берничә
проблемалы объектында эшләр алып барыла: Чистай урамындагы 68-нче кварталда
«Маг-строй» йортында, Нокса авышлыгы буенча «Фон»ның «Молодежный» торак
комплексындагы беренче йортта. Четаев урамындагы «Свей» торак комплексының
өченче йортында проект документациясен әзерләү бара. Тиздән «Фон»ның тагын
бер йортын - «МЧС» торак коплексының
икенче йорты төзелешен яңарту планлаштырыла.
Чарада шулай ук Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель
Габделхаков, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, «Бриз»
ширкәтләр берләшмәсе директоры Андрей Беляков һәм башкалар катнашты.