Илсур Метшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы май, Ксения Швецова). Бүген Казанда «Бердәм Россия» сәяси
партиясеннән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлап
алу буенча алдан тавыш бирүләр уза. Мирный бистәсендәге 129-нчы номерлы
мәктәптә урнашкан сайлау участогында Казан Мэры, «Бердәм Россия» партиясенең
Казан җирле бүлекчәсе секретаре Илсур Метшин тавыш бирде.
Бүген Казан
территориясендә барлыгы 72 хисап участогы ачылган. Үз сайлау участогын алдан тавыш
бирү сайтында, яшәү урыны буенча теркәлү адресын күрсәтеп табарга була.
Исегезгә төшерәбез,
праймеризда катнашу өчен гаризалар кабул итү 25-нче февральдә башланды. «Бердәм
Россия» партиясе әгъзалары да, партиядә булмаучылар да кандидатлар була
алдылар. Теркәлгәннән соң алар сайлаучылар белән очрашуларда һәм дебатларда
катнаштылар. Татарстанда праймериз нәтиҗәләре буенча республика парламентына булачак сайлауларда катнашучылар
билгеләнәчәк.
Сайлау участоклары тавыш
бирү өчен 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.