(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Бүген Казанның «Казан
Арена» стадионында VII Республика ифтары узды. Анда Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров,
Казан Мэры Илсур Метшин, Казан епархиясе секретаре протоиерей Владимир
Самойленко, республика муниципалитетларының күп санлы вәкилләре катнашты, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу
барышында Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне ассызыклады: «Без догаларда, Аллаһы
Тәгаләгә мөрәҗәгатебездә Россиядә тынычлык һәм татулык булсын, илебез ныгысын,
республикабыз чәчәк атсын иде, дип телибез. Бүген безнең белән бергә дусларыбыз
- төрле дин вәкилләре. Барыбыз бергә без - көчле Россиянең иминлеге өчен дога
кыла торган бердәм коллектив», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Исегезгә төшерәбез, республика ифтары Татарстанда 2013
елдан бирле үткәрелә. Быел ифтарга республика, Россия шәһәрләреннән һәм якын
тирәдәге чит илләрдән 15 мең
мөселман чакырылган иде.