(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май, Алинә Бережная). Казанда, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү көнендә, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын 1,5 меңнән артык полиция һәм милли гвардия гаскәрләре тәэмин итәчәк, шул исәптән «Үлемсез полк» акциясе вакытында шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгы өчен 700 полиция хезмәткәре җавап бирәчәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин сөйләде.
Шулай ук «Үлемсез полк» акциясе вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм җәмәгать ярдәмчеләре юл хәрәкәте иминлеген контрольдә тотачак, ә акциядә катнашучылар хәрәкәт итәчәк барлык маршрутларда транспорт йөрү юлы ябылачак.
А.Мищихин сөйләгәнчә, 9-нчы май көнне тантаналар башланырга 2 сәгать кала бәйрәм чаралары үткәреләчәк барлык урыннар һәм алар янындагы территорияләр техник чаралар кулланып һәм хезмәттәге этләрне җәлеп итеп тикшереләчәк, киртәләр белән әйләндереп алыначак. «Шәһәр халкын һәм кунакларны үткәрү өчен металл детекторлар белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктлары каралган. Тантаналар үткәрү урыннарын саклау өчен өстәмә рәвештә махсус инженер корылмалары һәм авыр автотранспорт куелачак», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.
Казан полициясе көчәйтелгән эш режимына күчте һәм профилактик чаралар комплексы уздыра, дип билгеләп үтте башкаланың Эчке эшләр идарәсе башлыгы. Аерым игътибар транспорт объектларына, бигрәк тә метрополитен объектларына бирелә. Көн саен этләр белән кинологлар вестибюльләр, платформа, җәяүлеләр кичү юлларын шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар эзләп тикшерү үткәрәчәк. Патруль-пост нарядлары сәгать саен территорияләрне, җир асты җәяүлеләр кичүләрен, хезмәт урыннарын, платформа һәм станция вестибюльләрен карап тора.
Ә Казанда полиция һәм ЮХИДИ патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан вандализм очракларын булдырмау максатларында хәрби дан монументлары, Бөек Ватан сугышы сугышчылары күмелгән урыннар һәм һәйкәлләр янында уза. Җиңү мемориалларын саклауга шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, халык дружинниклары һәм шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына барлык профилактик чараларны да аңлап кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Бу җәмәгать тәртибен, шәһәрлеләрнең һәм башкала кунакларының иминлеген саклауга юнәлдерелгән гомум кабул ителгән чара. Бу очракта нәрсәнедер күз уңыннан җибәрүгә караганда икеләтә саклану яхшырак», - дип йомгак ясады шәһәр башлыгы.