(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь, Ксения Швецова). Казан 2019 елда яңа елны каршы алырга әзерләнә - бу атна ахырына шәһәр матур төсләр белән балкыячак, беренче бәйрәм мәйданчыклары ачылачак. Быел Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын шәһәрнең бәйрәмчә бизәлешендә дә, мәдәни программада да күп сюрпризлар көтә. Быел бәйрәм яңа ел программасына балалар һәм олылар өчен 130-га якын чара кертелгән. Аның турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.
Җемелдәп торган Болак һәм Пушкин урамындагы кар бөртеге
Быел Казанның бәйрәмчә бизәлешендә шәһәр халкының һәм кунакларның теләкләренә аерым игътибар биреләчәк. Нәтиҗәдә, булган бизәлешкә быел беренче тапкыр Болак аша барлык күперләрдә Яңа ел иллюминациясе өстәләчәк. Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, Мулланур Вахитов һәйкәле итәгендә яңа композиция халыкны тартып тору урыны булачак, ә Пушкин урамында кар бөртеге рәвешендә матур арка барлыкка киләчәк. Шәһәрнең үзәк урамын да башкача бизәячәкләр. Совет мәйданы яңача якты һәм матур итеп балкыячак.
"Быел без шәһәрне бизәүгә күп көч һәм акча кертергә тырыштык – бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында казанлылар аеруча яратып йөргән үзәккә, биредә театрлар һәм күп санлы концерт мәйданчыклары бар, анда төп туристик маршрутлар уза, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Республика Президенты ярдәме белән без бәйрәмчә бизәүгә шулкадәр игътибар бирә алдык. Бу атна ахырында ук сез шәһәр үзәгенең үзгәрүен күрәчәксез, дип ышанам".
Чыршыларны шәһәрнең һәр районында урнаштырачаклар
Гадәттәгечә, чыршы мәйданчыклары Казанның барлык районнарында эшләячәк, алар 21 декабрьдән ачыла башлаячак. Быел барлыгы 60-тан артык бәйрәм мәйданчыгы оештырылачак.
25 декабрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы "Крылья Советов" паркында ачылачак. Бәйрәм кунакларын театральләштерелгән тамаша һәм спорт уеннары көтә. Бераз алданрак, 22 декабрьдә, КМПО каршындагы бәйрәм мәйданчыгы ачылачак – биредә концерт программасы, күп санлы конкурслар, уеннар һәм коймак һәм кайнар чәй белән сәүдә рәтләре оештырылачак.
21 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр яңа ел тамашалары Кадыш, Коры елга, Борисоглебское, Северный бистәләрендә узачак.
Үзәк яңа ел шәһәрчекләре шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарында ачылачак: 25 декабрьдә Горький ис. паркта чыршы кабыначак. Паркка килүчеләр өчен мәдәни программа һәм яңа ел инфраструктурасы әзерләнгән: тюбинглар прокаты белән зур тау, шулай ук Казансуга төшүдән гыйбарәт ясалма тау эшләячәк.
25 декабрьдә Павлюхин урамындагы филармония янындагы скверда мәйданчык ачылачак, ә 26 декабрьдә - Сыртланова урамындагы "Калейдоскоп" балалар паркында.
"Күркәм традиция буенча яңа ел чыршылары Мирный, Кукушкино, Отары, Петровский, Кояшлы Бистәләрендә эшләячәк, анда бәйрәм чаралары, кара бабайлар бәйгеләре һәм спорт эстафетасы узачак", – диде Р.Гафаров һәм Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен Химиклар мәдәният йорты янында 27 декабрьдә чыршы һәм шугалак ачылачак, дип өстәде.
"Салават күпере" торак комплексында бәйрәмнәргә әзерлек инде тәмамланган диярлек – Тансык урамында яңа ясалма чыршы куелган, шул ук мәйданда иҗат коллективлары катнашында бәйрәм ачылышы да оештырылачак.
Моннан тыш, яңа ел чыршы комплекслары Петров исемендәге паркта, шулай ук Юдино, Жилплощадка, Красная Горка, Левченко, Залесный торак массивларында эшләячәк.
22 декабрьдә "Казан" ат-спорт комплексы территориясендә ачыла торган "Хан сарае" яңа ел авылы Совет районы халкын җәлеп итү үзәге булачак. Авылның символы - уникаль "Хан сарае" чыршы-йорты. Татарстан башкаласы кунаклары һәм халкы анда Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән фотога төшә, Татарстанның иң яхшы осталарыннан бүләкләр һәм сувенирлар ала, милли ашлардан авыз итә алачак. Күңел ачулар программасында - анимация тамашалары, Казанның иң яхшы бию һәм вокаль коллективлары чыгышлары, уеннар һәм ярышлар уздыру, атларда һәм шугалакта йөрү, дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
21 декабрьдә Дәрвишләр бистәсендә чыршы бәйрәме узачак. Район халкы инициативасы белән чыршылар янында театральләштерелгән тамаша Карьер, Привольный, Царицыно, Вознесенское торак массивларында узачак. Нагорный бистәсендә бәйрәм яңа төзекләндерелгән "Кечкенә принц" скверында узачак.
24 декабрьдә Иске Татар бистәсендә Мәрҗәни урамы буенча урнашкан яр буенда яңа ел чыршысы ачылачак. "Бистә территориясе туристларның иң яраткан нокталарның берсе булыр, дип ышанам", – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
"Казан" каршында үзәк чыршы: Кыш Бабай һәм Кар Кызының музыкаль баттлы һәм салют
Яңа ел алды марафонының кульминациясе булып төп чыршыны ачу торачак, ул быел "Казан" гаилә үзәге янында урнашачак. "27 декабрьдә без казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм чараларына чакырабыз, анда барлык кунакларны WorldSkills символлары – буй курчаклар каршы алачак", – диде Р.Гафаров һәм бәйрәм программасында "Халык Кыш бабае" бәйгесендә катнашучылар - Кыш Бабай һәм Кар кызының музыкаль баттлы узачагын да өстәде.
Балалар өчен матур боз шәһәрчеге төзеләчәк. Тематик корылмалар һәм боз скульптуралары"Кыш Бабай һәм Кар кызы" формасында, боз таулары һәм балалар мавыгулары дөньясыннан башка композицияләр рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Боз шәһәрчегенә килүчеләр өчен җылыну бүлмәсе дә каралган, биредә кайнар чәй тәкъдим итәчәкләр, ә сабыйлар мультфильм карый ала. Салкын һава торышы торса, боз шәһәрчеге 27 декабрьдән эшли башлаячак, дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Үзәк чыршыны ачу бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Сүз уңаеннан, "Казан" янында бу көнне 31 команда катнашкан "Халык Кыш бабае" конкурсына йомгак ясалачак. Исегезгә төшерәбез, проект шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә командаларны тәкъдир итүдән башланды. Бу атнада инде Халык Кыш бабае шәһәр урамнарында үз программаларын тәкъдим итәчәк. Интерактив программа чыгышларның вакытын һәм урынын күрсәтеп Казан Мэриясе сайтында шул ук исемдәге бүлектә урнаштырылган.
"Өч көн дәвамында көтелмәгән урыннарда Кыш бабайлар үз программаларын тәкъдим итәчәк, алар аннары онлайн-тавыш бирү өчен интернетка эленәчәк. Казанлылар үзләренә ошаган команда өчен тавыш бирә алачак, ә катнашучылар шуның аркасында өстәмә балл алачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, башлангыч программаларны профессиональ жюри бәяләде", - дип сөйләде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Шул ук көнне, 27 декабрьдә, Казанда Бауман урамында 16.00 сәгатьтә Кыш бабайлар парады узачак, Яңа елның төп геройлары йөрешенә һәркем кушыла ала.
Креатив чаналар һәм киез итекле футбол фестивале
Быел шәһәр халкы һәм кунаклары яңа елны "Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта гына түгел, ә "Черек күл" паркында да каршы ала алачаклар, анда Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатьләрен видео аркылы күрсәтү һәм дискотека программасы 31 декабрьдә 22.00 сәгатьтә башланачак һәм 1 гыйнвар 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Рөстәм Гафаров сүзләренчә, халык күңел ачулары 1-7 гыйнварда 19 мәйданчыкта дәвам итәчәк. Көн саен чаралар "Казан" гаилә үзәге янында, "Крылья Советов", "Сосновая роща", "Черек күл", "Калейдоскоп", Горький ис. паркларында, "Казан" ат спорты комплексы һәм Горки-Әмәт урманында оештырылачак.
"Паркларда кыш" программасы кысаларында төрле чаралар узачак. "Крылья Советов" паркында һәм Горький ис. паркта шәһәрлеләр өчен киез итекләр киеп футбол уйнау буенча чемпионат узачак, Горки-Әмәт урманында һәм Урицкий исемендәге паркта - кар ыргыту буенча ярыш, "Черек күл" паркындагы шугалакта барлык теләүчеләр өчен фигуралы шуу һәм керлинг буенча ачык дәресләр узачак.
Моннан тыш "Паркларда кыш" программасында уенчыклар, имбир прәннек, бәйрәм композицияләре, бүләкләр төргәкләү һәм открыткалар ясау буенча бушлай яңа ел мастер-класслары каралган.
"Шәһәр халкы өчен 4 гыйнварда Горький исемендәге паркта узачак креатив чаналар фестивале күңелле сюрприз булачак. Чарада барлык теләүчеләр дә үзләре ясаган чаналарны тәкъдим итә һәм ярышларда катнаша ала", - дип билгеләп үтте спикер.
29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр бәйрәм чаралары шәһәрнең Бауман үзәк җәяүлеләр урамында узачак. Кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен яңа ел композицияләре белән хор чыгыш ясаячак, балалар һәм анимация тамашалары оештырылачак.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, быел Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәме элеккегегә караганда күпкә масштаблырак узачак. "Яңа ел бизәлешендә киемендә 11 парк булачак, 60 бәйрәм мәйданчыгы оештырылачак, шул исәптән бистәләрдә дә. Гадәттәгечә, чаралар киң җәелгән - казанлылар балалары һәм гаиләләре белән яшәү урыны буенча яңа ел мәйданчыкларына килә алсын өчен. Яңа елны яхшы кәеф белән каршы алырбыз, дип ышанам. Безнең бәйрәм чараларына рәхим итегез!" - диде И.Метшин.
Казанлылар балаларның яңа ел хыялларын тормышка ашырачак
Балалар өчен аеруча күп чаралар әзерләнгән, мәсәлән, мәктәп укучыларын төрле интерактив экскурсияләр, спектакльләр, тематик күргәзмәләр көтә. Рөстәм Гафаров сөйләгәнчә, чаралар "Россия – минем тарихым" мультимедиа паркында, "Шәһәр панорамасы" күргәзмә-тамаша комплексында, "Кидспейс" балалар һөнәрләр шәһәрендә, "Зарница" үзәгендә узачак, ә яңартылган циркта балалар һәм ата-аналар өчен "Кыш бабайда кунакта" яңа ел цирк программасы әзерләнгән.
Каникуллар алдыннан, 25 декабрьдә, меңләгән мәктәп укучысы республика яңа ел тамашасы узачак "Татнефть-Арена" Боз сараена чакырылды.
Бәйрәм программасында хәйрия чаралары аерым урын алып тора. 26 декабрьдә Казан Ратушасында чыршы бәйрәмнәре башлана. Авыр тормыш хәлендә калган 700-гә якын сәләтле бала Казан Мэры исеменнән Ратушага тамашага чакырылачак. Спектакльләрне барлыгы 4 меңгә якын бала тамаша кылачак.
Шәһәрдә җиденче ел рәттән "Кыш Бабайга хат" хәйрия акциясе үткәрелә. "6 ел эчендә акциядә 1500-гә якын ятим бала, инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Бүләкләрнең гомуми суммасы 3,5 млн сумнан артык тәшкил итте", - дип сөйләде докладчы һәм быел 150-гә якын теләк тормышка ашырылачак, дип өстәде. 24 декабрьгә кадәр балалар хыяллары язылган открыткаларны шәһәрнең Башкарма комитеты бинасында, шулай ук балалар һәм яшьләр эшләре Комитетының социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.
Казан Мэры әлеге акциягә аңлатма биреп, һәр өлкән кешенең үз балаларының хыялларын чынга ашырырга, бәйрәм итәргә тырышуын билгеләп үтте, ләкин могҗизага өметләре азрак булган балалар да бар, дип белдерде. Ул барысын да акциядә катнашырга һәм бу балаларның Кыш Бабайга булган ышанычын озайтырга чакырды.
"Яңа ел алды көннәрендә һәм кышкы каникуллар көннәрендә әзерләнгән крограмма киң һәм күптөрле. Ул балаларга да, аларның ата-аналарына да кызыклы булачак", - дип йомгаклады Р.Гафаров.