(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче декабрь). Бүген Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм
туризм академиясендә Татарстанның иң яхшы
атлетларын хөрмәтләү буенча ел саен уза торган “Ел спортчысы” тантанасы узды. Анда
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР спорт
министры Владимир Леонов, ТР
яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, республика
ведомстволары, районнар һәм муниципалитетлар вәкилләре катнаша.
Рөстәм Миңнеханов
барлык атлетларга һәм тренерларга Татарстан спортын данлауга зур өлеш керткән
өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең һәр җиңүегез – безнең республика һәм тулаем ил
җиңүе. Татарстанда спорт инфраструктурасын яңарту, яшь талантлар тәрбияләү
буенча системалы эш алып барыла, бу исә үз нәтиҗәләрен бирә”, - диде ТР
Президенты.
Спорт
Татарстанның үзенчәлекле брендына әверелде, диде ул “Безнең республика иң спорт
сөюче дип санала. Бу – сезнең казаныш. Безгә спортта үзләренең беренче
уңышларын яулаган яшь егетләрне күрү дә зур сөенеч. Без бу җиңүләргә ныклы
нигез салган ветераннарыбызга да рәхмәтле”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан
Президенты кичәнең төп бүләкләрен тапшырды. “Сәламәтлеге мөмкинлекләре
чикләнгән иң яхшы спортчы” бүләген хатын-кызлар арасында биатлон һәм чаңгы
узышлары буенча Россиянең атказанган спортчысы Марта Зәйнуллина алды. Быел ул
Пхенчханьда кышкы Паралимпия уеннарының көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры
булды.
Сәламәтлеге
мөмкинлекләре чикләнгән иң яхшы спортчы дип ир-атлар арасында бадминтон буенча
Европа чемпионатларының ике мәртәбә бронза призеры, Россия Чемпионы, 2018 елгы
Россия Кубогы иясе Олег Донцов танылды.
“Татарстан
Республикасының иң яхшы спортчысы” бүләген хатын-кызлар арасында Көньяк
Кореядәге Олимпиадада көмеш медаль яулаган тимераякта фигуралы шуучы Евгения Тарасова
алды. Ир-атлар арасында “Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы” бүләге
чаңгы узышлары буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры
Андрей Ларьковка бирелде.
“Массалы физик
культура һәм спорт” номинациясендә Казан Мэры Илсур Метшин бүләкләнде, “Шәхси үрнәк
белән” номинациясендә – Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.