(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казанда яңа ел бәйрәмнәрендә
янгыннарның өчтән бере диярлек ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Бу
хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе
Фердинант Тимерханов хәбәр итте.
Ул узган елда
янгыннар саны буенча статистик мәгълүматларны китерде - 2017 елның 1
декабреннән 2018 елның 31 гыйнварына кадәр Казанда 155 янгын булган, аларда 6
кеше үлгән, ә 18-е зыян күргән. "Кагыйдә буларак, янгыннар белән бәйле хәл
бәйрәм чорында кискенләшә. Еш кына янгын төркемле кеше үлеме белән үрелеп бара.
Мәсәлән, 2017 елда Назарбаев ур., 56-нчы йортта булган янгын өч кешенең, шул
исәптән баланың гомерен өзде. Агымдагы елның 4 декабрендә Киров районының
хуҗасыз төзелешендә шул ук сәбәп аркасында ике ир-ат һәлак булган. 16 декабрьдә
Совет районында Мир урамы буенча 15-нче йортта булган янгында өч кеше, шул
исәптән бала үлгән, шул кадәр үк кеше зыян күргән, алар барысы да хастаханәгә
салынган", – дип сөйләде Ф.Тимерханов.
2018 елда барлыгы
614 янгын булды, аларда 33 кеше һәлак булды, 53 кеше зыян күрде, 68 кеше
коткарылды.
Яңа ел бәйрәмнәре
вакытында янгыннарның бер сәбәбе - төрле пиротехника әйберләрен куллану.
"Узган яңа ел бәйрәмнәрендә Казан территориясендә пиротехника
эшләнмәләреннән дөрес файдаланмаудан 8 кеше җитди тән җәрәхәтләре алды", –
дип хәбәр итте Ф.Тимерханов һәм пиротехника белән ябык урыннарда куллану тыела,
дип өстәде: бүлмәләр, фатир, офислар. Шулай ук биналарга, транспорт чараларына,
кешеләргә минималь ара үтмичә салют, фейерверк, ракеталардан файдаланырга
ярамый. Кайнар чаткылар җиңел янып китә ала торган әйберләргә эләгергә мөмкин.
Ф.Тимерханов һәркемгә пиротехника чараларын куллану һәм куллану тәртибе турында
җентекле мәгълүмат белән танышырга киңәш итә.
Шәһәрнең баш
коткаручысы билгеләп үткәнчә, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч
тудыра торган, сертификацияләнмәгән пиротехниканың шәһәргә күпләп керүе хәлне
катлауландыра. Ул шулай ук пиротехника әйберләрен сату һәм саклау вакытында еш
кына янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми, дип өстәде. Шулай итеп, бер
петарданың ирекле яки дөрес булмаган шартлавы барлык пиротехника продукциясен
детонацияләргә китерергә мөмкин, бу нәтиҗәдә янгын килеп чыгуга китерергә
мөмкин, дип кисәтте спикер.
Фердинант
Тимерханов хәбәр иткәнчә, 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Казан территориясендә
янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә салют яки
фейерверкны дүрт махсус мәйданчыкта атарга мөмкин.
Ф.Тимурханов
Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә янгын күзәтчелеге күрсәтмәләренең
үтәлешен контрольгә алу, яңа ел һәм раштуа чаралары үткәрү урыннарын тикшерүне
оештыру, пиротехника продукциясен сатучы предприятиеләр белән сәүдә урыннарында
янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү, халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрү
үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Спикер шулай ук
автозаправка станцияләрен һәм югары куркыныч булган башка объектларны электр
гирляндалары белән бизәмәскә һәм бәйрәм чаралары үткәрү объектларына, юл, су
белән тәүмин итү чыганакларында кар һәм боздан чистарту буенча чаралар күрергә
киңәш итте.
Хәзерге вакытта
Гражданнар саклау идарәсе уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында
һәм башка объектларда янгын чыккан очракта эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрә.
"Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә
вакытында юнәлдерелгән профилактик чаралар безнең шәһәргә янгыннар белән
бәйле бәхетсезлек очракларының санын киметергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз,
бигрәк тә яңа ел бәйрәмнәрендә", – диде ул.
Казан Мэры Илсур
Метшин хезмәттәшләренә закон нигезендә куркынычсызлык өчен җаваплылык чаралар
үткәрелә торган учреждениеләр җитәкчеләренә төшә, дип искәртте. "Киңәшләр
барлык структур бүлекчәләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан үтәлергә
тиеш. Массакүләм чаралар үткәрү мәйданнарына аерым игътибар бирергә кирәк.
Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы китергән статистика барлык янгыннарның
өчтән бере нәкъ менә яңа ел бәйрәм чаралары вакытында килеп чыгуын күрсәтә.
Димәк, безгә балалар һәм өлкәннәр белән профилактик һәм аңлату эшләренә тагын
бер кат аерым игътибар бирергә кирәк", - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.