(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы август, Алсу Сафина). Төньяк һәм Арбузов бер мандатлы сайлау
округлары буенча Казан шәһәр Думасына депутатлыкка 9 сентябрьдә, бердәм тавыш
бирү көнне, узачак өстәмә сайлауларга 9 кандидат теркәлгән, шул исәптән 7
кандидат сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре тарафыннанр тәкъдим ителгән, 2-се –
үзләре теркәлгән. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның сайлау комиссиясе
рәисе Фәрит Гәрәев хәбәр итте.
Ул искәртеп
үткәнчә, 23 июньнән гражданнар депутат буларак теркәлә алды, бу 30 июльгә кадәр
дәвам итте. Бу арада шәһәр Сайлау комиссиясенә 12 кандидат теркәлгән, шуларның
4-се үзләре чыккан, 8-е – сәяси партиләр тарфыннан чыгарылган. 3 августта
кандидатларны теркәү тәмамланды.
“6 августка 1
номерлы Төньяк сайлау округы буенча 5 кандидат теркәлде, аларның 4-сен сәяси
партияләрнең төбәк бүлекләре тәкъдим итте: РФ Коммунистик партиясе (КПРФ), “Гадел
Россия”, “Россия Коммунистлары” һәм ЛДПР, бер кандидат – үзе чыкты, - дип
сөйләде Сайлау комиссиясе рәисе. – 21 номерлы Арбузов сайлау округы буенча 4
кандидат теркәлде: РФ Коммунистик партиясе (КПРФ), “Гадел Россия” һәм ЛДПР,
берсе – үзе чыкты”. Ф.Гәрәев билгеләп үткәнчә, кандидатларны теркәмәү очраклары
да булган, чөнки алар кирәкле документларын вакытында тапшырмаган.
Сайлау алды агитациясе
11 августтан 7 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Бу вакытта Башкарма комитет
кандидатларга сайлаучылар белән очрашу өчен түләүсез биналар тәкъдим итте. Агитация
телевидение, радио һәм газеталарда узачак.
29 августтан 4
сентябрьгә кадәр, нигезле сәбәпләре булган очракта, сайлаучыларда территориаль
сайлау комиссиясендә тавыш бирү мөмкинлеге булачак. 5 сентябрьдән 8 сентябрьгә
кадәр яшәү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә тавыш биреп булачак.
Ф.Гәрәев
сөйләгәнчә, сайлаучылар өчен сайлау тәртибе, урыны һәм вакыты күрсәтелгән
чакырулар әзерләнгән. Беренче тапкыр тавыш бирәчәк 377 сайлаучы индивидуаль
чакыру алачак.
Сайлау комиссиясе
рәисе хәбәр иткәнчә, 8 номерлы Чуйков бер мандатлы сайлау округы буенча V чакырылыш
ТР Дәүләт Советына депутатлыкка өстәмә сайлауларына да кандидатларны теркәү
төгәлләнгән. Барлыгы өч кандидат теркәлгән, сайлаулар 2 сентябрьдә узачак.
Казан шәһәр Думасына
өстәмә сайлаулар турында мәгълүмат шәһәрнең Сайлау комиссиясе сайтында һәм территориаль
сайлау комиссияләре битләрендә урнаштырылган.
“Бу эштә безгә
яңалыклар юк. Сайлаулар закон буенча үтәргә тиеш, сайлаучыларга үз теләкләрен
белдерергә мөмкинлек бирергә кирәк”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.