(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
“Япы энд Япы Иншаат” инвестицион-төзелеш компаниясе җитәкчесе Зафер Йылдырым
белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт
йортында үтте, анда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары -
сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы
министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры
вазифаларын башкаручы Алексей Фролов, республика министрлыклары һәм
ведомстволары вәкилләре катнашты.
“Япы энд Япы
Иншаат” компаниясе (YAPI & YAPI İNŞAAT) Истанбулда 1974 елда оешкан.
Бүгенге көндә ул – Төркиядә шәһәр һәм юл инфраструктурасы, торак комплекслар,
офис биналары һәм рекреацион зоналар проектларын гамәлгә ашыручы иң эре
инвестицион-төзелеш компанияләренең берсе.
Рөстәм Миңнеханов
кунакларны Төркиядә президент һәм парламент сайлауларының тәмамлануы белән
котлады. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Рәҗәп Тайип Эрдоган янә ил президенты
булган. "Россия Президенты Владимир Путин Эрдоган әфәндене котлады. Минем
фикеремчә, ике илнең җитәкчесе арасында яхшы мөнәсәбәтләр булу бик әһәмиятле.
Бу уртак проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр яхшы үсүен
искәртте. Узган ел нәтиҗәсе буенча үзара сәүдә әйләнеше 40 процентка арткан.
Төркия –
Татарстанның алдынгы хезмәттәшләренең берсе. Республикада Төркиянең күп кенә компанияләре
инвестицион проектларын гамәлгә ашыра. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан
территориясендә “Кастамону Энтегре”, “Хәят Кимья”, “Шишеджам” – “Тракья Гласс
Рус”, “Джошкуноз”, “Тирсан Кардан”, “Эфес” һәм башка компанияләр заводлары
эшли.
Очрашуда яклар
хезмәттәшлек юнәлешләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре
турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.