(Казан шәһәре
KZN.RU, 23-нче июнь). Бүген “Казан” халыкара ат спорты комплексы мәйданчыгында “Сабантуй-2018”
бүләгенә чабышлар үтте.
Казан ипподромына
ат чабышларын карарга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры
урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Спорт министры Владимир Леонов һ.б.
рәсми затлар килде.
1600 м
дистанциягә беренче булып Арабская Королева кушаматлы 4 яшьлек бия килде. Бүләк
Татарстанда калды, чөнки ат ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Динамо” ат
спорты клубыныкы.
Искәртергә кирәк,
“Сабантуй-2018” бүләгенә 3 яшьтән өлкән сигез ат катнашты.
Оештыручылар билгеләп
үткәнчә, бүләкләр өчен – барлыгы 2,6 млн сумннан артык уйнатылды – иң яхшы
чабыш атлары (барлыгы 100 ат) һәм жокейлар килде.