(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда ягу сезонына әзерлек эшләре старт
алды. Киләсе кышка барлыгы 5728 күп фатирлы йорт һәм тулай торак әзерләргә
кирәк. Футбол буенча дөнья чемпионаты әзерлек чараларында чагылыш тапмаячак,
барлык эшләрне дә куелган вакытка тәмамларга кирәк. Бу хакта бүген эшлекле
дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Узган ягу сезоны
нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин
сөйләде. Аның сүзләре буенча, ягу сезоны 226 көн дәвам иткән. Ягу сезоны
тәмамлангач, шәһәрдә җылыүткәргечләрне тикшерү эшләре башланган. Әлеге эшләр
барышында ватык урыннар ачыклана, аларны төзәтү өчен кайнар суны туктатып тору
кирәк.
Чыгыш ясаучы
билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләр җитешсезлекләрне тиз арада юк итәләр. Суны
туктатып тору вакыты уртача 18 көн тәшкил итте. Киләсе елга, җитешсезлекләрне
кечкенә участокларда юк итәчәкләр, диде И.Гыйниятуллин. Ул сөйләгәнчә, әлеге
тәҗрибә үзенең нәтиҗәлелеген “Казэнерго” АҖ мисалында раслады, нәтиҗәдә
шәһәрлеләр җәй дәвамында кайнар су җитешсезлеген сизми.
Казанда барлыгы 6
эре җылыүткәргеч чыганагы, “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең 135 пар казаны
һәм ведомство каршындагы 48 пар казаны
әзерләнәчәк. Моннан кала, 4 пар казанының җайланмаларын яңарту һәм
реконструкцияләү каралган.
Бүгенге көндә ягу
сезонына 1528 торак йорт әзер, бу торак фондың 29% тәшкил итә. Социаль сфера
учреждениеләре 800 объект әзерли: 196 мәктәп. 356 балалар бакчасы, 119
сәламәтлек саклау учреждениесе, 129 мәдәният, спорт һ.б. оешмалар. Бүгенге көндә
69 объект әзер, бу 9% тәшкил итә.
И.Гыйниятуллин сүзләре
буенча, кышка әзерләнү эшенә торак һәм социаль учреждениеләрне капиталь
төзекләндерү программалары зур йогынты ясый. Быел, мәсәлән, капиталь
төзекләндерү программаларына 142 йорт керде, аларда ягу системалары
алмаштырылды. Моннан кала, 131 күп фатирлы йортта 148 һава торышын көйләү төене
урнаштырылачак.
Чыгыш ясаучы искәртеп
үткәнчә, узган ел Казанда 1112 торак йорт һәм 165 бюджет учреждениесе кайнар су
белән индивидуаль тәэмин итү системасына күчерелде. “Тулаем алганда, бу елның 4
ае эчендә, узган ел белән чагыштырганда, кайнар су өчен түләү 12% кимеде”, -
диде чыгыш ясаучы.
Казанда шәһәр инфраструктурасын,
шул исәптән пар казаннарын яңарту буенча планлы эш алып барыла, диде Казан Мэры
Илсур Метшин. “Совет чорыннан калган инфраструктураның тузган булуы әле дә коммуналь
хезмәтләр өстендә авыр йөк булып тора. Әкренләп бу өлкәдә тәртип урнаштыра
барабыз. Бүген һәр дүртенче пар казаны яңартылган, - диде И.Метшин. – Һәр җәйдә
без капиталь төзекләндерү масштабларын арттыра барабыз. Ләкин, һәрвакыттагыча,
кирәк булган күләмнән азрак эшләнгән әле”.
Шәһәрдә футбол
буенча дөнья чемпионаты узуга карамастан, әзерлек эшләрен вакытында
тәмамланырга тиеш, диде И.Метшин: “Чананы җәйдән әзерләргә кирәк. Һәркем үз эш
юнәлешен белә. Җаваплы затларга үтенечем – эшләрне расланган регламент буенча
башкарырга”.
И.Гыйниятуллин
билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьгә барлык эшләр дә тәмамланачак.