(Казан шәһәре
KZN.RU, 9 июня, Ксения Швецова). Казанда мундиальгә – Россиядә узачак иң
масштаблы вакыйга – әзерләнү эшләре тәмамланып килә. Мундиаль алдыннан шәһәрдә 2,5
млн кв. метр юл төзекләндерелде, Татарстан башкаласын чәчәк композицияләре, граффити
бизәде, яңа җәмәгать киңлекләре барлыкка килде, ә берничә көннән Кабан күленең
яңартылган яр буе ачылачак. Һәр шәһәрленең тормышы сыйфатында чагылмый калмаган
мондый вакыйгалар шәһәрне яңа биеклекләргә күтәрә, дип билгеләп үтте бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Беренче уен
Казанда 16 июньдә узачак – “Казан Арена” стадионында Франция һәм Австралиянең
җыелма командалары очраша. Бу көнне 5 меңгә якын кунак килер, дип көтелә. Ә
барлыгы, узган тәҗрибәләрдән чыгып, Казанда 200 мең турист көтәләр, диде
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов. Аларны беренче
булып волонтерлар каршы алачак.
Тамашачылар һәм
туристлар шәһәрдә җиңел ориентирлашсын өчен навигация системасы булдырылды – Д.Фәттахов
сүзләре буенча, аэропортта һәм аңа бара торган юлда 33 флаг һәм 230 толедо
куелган, ә иң популяр маршрутларда 19 навигацион куб урнаштырылган.
Кунакларны шәһәрнең
196 кунакханәсе кабул итәчәк, аларда барлыгы 18 мең урын әзерләнгән. Алдан алынган
мәгълүматлар буенча, ДЧ вакытында кунакханәләрнең уртача тулыланышы 70-80%
тәшкил итәчәк.
Чемпионатка әзерләнү
барышында аерым игътибар популяр туристик маршрутларда урнашкан җәмәгать
туклануы предприятиеләренә бирелә. Д.Фәттахов сүзләре буенча, рестораторларга
мундиаль вакытында эш вакытын арттырырга, Казанда уйнаучы командалар телләрендә
меню әзерләргә, шулай ук тематик чаралар уздыру мөмкинлеген карарга киңәш
иттеләр.
Мэр билгеләп
үткәнчә, чемпионатка әзерләнү барышында зур рольне Казанда инфраструктура, моңа
кадәр үткән чаралар ярдәмендә, әзер булу уйнады. Төп көч бу юлы кунакчыллык
зонасын һәм Җанатарлар фестивале мәйданчыгын әзерләүгә китте. Бүгенге көндә
тәмамланган масштаблы эшләрне казанлылар 12 июньдә бәяли алачак – җанатарлар фестивале
территориясе бәйрәмнең төп мәйданчыгы булачак.
“Кичә без тагын
бер тапкыр мәйданчыкны тикшердек. Вак җитешсезлекләр бар, ләкин, нигездә,
барысы да әзер. Казанда өр-яңа җәмәгать киңлекләре барлыкка килде. Мәсәлән,
Декабристлар урамындагы сквер. Аның мәйданы 6 гектарга якын”, - диде И.Метшин
һәм әлеге территориядә эшләрнең икенче этабы да узачагын өстәде.
Бульвардан кала
фестиваль ярдәмендә Бондаренко урамы киңәйтелде – шәһәр башлыгы фикеренчә, бу
С.Хәким, Чистай, Декабристлар урамнарын бераз бушатачак.
Мундаль вакытында
волонтерлар гына түгел, туристик полиция да зур ярдәм күрсәтәчәк, дип билгеләп
үтте Мэр. Искәртергә кирәк, Казанда, Россия эчке эшләр министры карары буенча,
патруль-пост хезмәтенең строй бүлекчәләре нигезендә туристик полиция
оештырылды. Туристик полиция хезмәткәрләре махсус курслар үтте һәм алар чит ил
кунакларына ярдәм күрсәтергә әзер.
Волонтерлар, куркынычсызлык
хезмәте, хезмәт күрсәтүче һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре үз эшләрен
төгәл белергә тиешләр, диде Мэр. Ул ассызыклап үткәнчә, җанатарлар фестивале
мәйданчыгы бер көнне 10.00 сәгатьтән 02.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, бу көн барлык
хезмәтләр өчен дә бик җаваплы көн булачак.
“Бергәләп Универсиаданы,су
спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башка чараларны әзерләгән кешеләр
безнең, артык көч куймыйча, эшебезне башкаруыбызны билгеләп үтә ала, - диде И.Метшин.
–Ләкин бу юлы бик катлаулы булачак. Бу Сабантуйны бер көн түгел, ә ай дәвамында
уздыруга тиң. Тәҗрибәбез булуга карамастан, ай буе нон-стоп режимында (туктаусыз)
эшләү – безнең өчен яңалык. Шуңа күрә, һәр җаваплы кешеләр үз эшен белсә,
җиңелерәк була”.
Тулаем алганда,
ДЧ Казан өчен әһәмиятле вакыйга була һәм күп кенә инфраструктура объектлары
калдыра. “Мондый вакыйгалар шәһәрне яңа биеклекләргә күтәрә, аны саклап калу
мөһим. Ә без яңа үрләр турында уйлаячакбыз”, - диде И.Метшин.