(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы июнь, Алсу Сафина). 12 июньдә, Россия көнендә, казанлылар шәһәр
паркларында һәм скверларында оештырылган бәйрәм чараларында катнаша алалар. Ә бәйрәмнең
төп мәйданчыгы “Казан” гаилә үзәге каршындагы территория булачак. Биредә футбол
буенча дөнья чемпионаты вакытында Җанатарлар фестивале узачак. “Казанлыларның
беренче булып мәйданчыкның матурлыгын һәм мөмкинлекләрен бәяли алулары яхшы,
шуңа күрә – рәхим итегез!”, - диде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Бәйрәм чаралары
турында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде. Горький
ис. паркта Россия көнендә халыклар дуслыгы парады узачак – бәйрәм концерты һәм
төрле халык уеннары. Урицкий паркында “Россия – минем Ватаным” исемле бәйрәм
программасы әзерләнгән. Дәрвишләр бистәсендә “Яшә, минем Россиям” программасы
узачак.
“Казан” Гаилә
үзәге каршындагы мәйданчыкта концерт программасы 12.00 сәгатьтә башлана һәм
19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Биредә катнаш хор башкаруында Россия гимны яңгыраячак.
Казан студентлар отрядлары активистлары, гадәт буенча, федераль әһәмияткә ия
булган мөһим объектлар төзелешенә юлламалар алачаклар.
Концертта казанлылар
һәм кунаклар “Большой куш” һәм “Мураками” төркемнәре, шәһәр һәм республиканың
иң яхшы башкаручылары, “Созвездие – Йолдызлык” лауреатлары, шулай ук “Дискотека
авария” төркеме башкаручылары чыгышларын күрә алачак.
“Казан” Гаилә
үзәге каршындагы мәйданчыкта футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән барлык
хезмәтләр һәм анимация эшләячәк, - диде Айрат Фәизов. – Мәйданчыкка яңа
төзелгән променад аша, яңартлыган Бондаренко урамы яисә Әпсәләмов урамы ягыннан
С.Хәким урамы буенча керү уңайлырак булачак”.
Россия көне 22.00
сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.