(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы июнь). Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 219
ел тулуга багышланган бәйрәм концерты бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар
академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды.
Чарада Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,
ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе
Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Концертны СССР
халык артисты, таныклы театр һәм кино актеры, җәмәгать эшлеклесе Василий
Лановой ачты. Ул Рус теле көне белән котлады һәм бөек Александр Пушкин шигырен
укыды.
Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов тамашачыларны Рус теле көне белән котлады.
“Бүген без рус
теленең кешеләрне берләштерә һәм гаять зур илебезнең халыклар арасындагы күпер
булып торуын билгеләп үтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Рус теле һәм рус
әдәбияты күпчелегебез өчен Пушкин исеме белән бәйле. Кечкенәдән рус халкы
әдәп-әхлагын сеңдереп, ул аны иҗатында тасвирлады һәм бөтен дөньяга танытты.
Пушкин мирасы – дөнья әдәбияты һәм бөтен рус халкы байлыгы”.
Рус дөнья
мәдәнияты үсешенә гаять зур өлешне бөек язучы һәм фикер иясе Лев Толстой да
кертте. Аның шәхес буларак формалашуында Казанда яшәгән чоры да үз ролен
уйнады. Без бөек язучы һәм гуманизм тарафдары мирасын бик югары бәялибез, шуңа
да Татарстан Республикасында 2018 ел Толстой елы дип игълан ителде, диде ТР Президенты.
Ул өстәгәнчә, бөек
фикер ияләренең иҗади мирасын саклауда, рус телен һәм әдәбиятын үтерүдә рус
теле укытучыларының һәм сәнгать эшлеклеләренең өлеше зур. ТР Президенты
фикеренчә, телгә ихтирам һәм традицияләр саклау кирәклеген без яшь буынга
республикдагы төрле бәйрәмнәр һәм чаралар аша сеңдерә алабыз – әйтик, Каравон,
Спас ярминкәсе, Алексеевск чаңнары һәм башка чаралар.
ТР Президенты
шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен мәдәният эшлеклеләренә, рус
теле һәм әдәбияты укытучыларына тапшырды. Чара иҗат коллективлары чыгышы белән
тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.