(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы июнь, Алсу Сафина). Казан бюджетының керем өлеше 1,7 млрд сумга
артты һәм 23 млрд 360 млн сум тәшкил итте, чыгым өлеше 1,9 млрд сумга артты һәм
24 млрд 731 млн сум тәшкил итә. Шәһәр бюджеты дефициты 1 млрд 371 млн сум
тәшкил итә, аларны 2018 елның 1 гыйнварына калган чаралар белән каплыйлар. “2018
елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
бюджеты турында”гы карарга үзгәрешләрне Казан шәһәр Думасы депутатлары XXVII
сессиядә кабул иттеләр.
Финанс идарәсе
җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин аңлатканча, бюджет турындагы карарга керткән
үзгәрешләрнең берничә сәбәбе бар. Татарстан бюджетына 2017 елда кергән һәм бу
елның 1 гыйнварына файдаланылмаган финанс ярдәме калдыклары хисабына гамәлгә
ашырылган чыгымнар исәпкә алынды. Әлеге чаралар Казан канализациясенең биологик
чистарту корылмаларын реконструкцияләү, автомашианаларны капиталь төзекләндерү,
ярминкә мәйданчыкларын төзекләндерү һ.б. белән бәйле чыгымнарны финанслауга
тотылды.
Татарстан
Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар буенча, 2018 елда 1 млрд 235 млн сумга
Казанга республика бюджетыннан бүленә торган субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар
күләме арта. Бу футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләүгә, 104 автобус алуга,
балаларның һәм яшьләрнең ял, сәламәтләндерү, мәшгульлекләрен оештыруга,
биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабына, социаль-мәдәни
учреждениеләргә җиһазлар алуга һ.б. киткән чыгымнар.
“Әлеге чыгымнар
агымдагы елда республика бюджетыннан килгән чараларга гамәлгә ашырылачак. Шул ук
вакытта, Казанның 2018 елга расланган бюджетында кайбер төр чыгымнар тулы
күләмдә исәпкә алынмаган”, - диде Ирек Мөхәммәтшин. Аның сүзләре буенча, бу
чыгымнар төзекләндерү объектларын карап тотуны, арым категория гражданнарның
ташламалы туклануын, бюджет кредитын каплауны, муниципаль учреждение биналарына
агымдагы төзекләндерү ясауны, муниципаль казананы карап тотуны күз уңында тота.
“Үзгәрешләрнең күләме 468,8 млн сум булыр, дип фаразлана. Аның чыганагы булып
өстәмә керемнәр торачак”, - диде Финанс идарәсе җитәкчесе.
Шәһәр бюджетының
агымдагы елның 5 аенда үтәлүенә карап, салым һәм салымнан булмаган керемнәр күләме
6 млрд 644 млн сум, ягъни шәһәр күрсәткеченнән 47% тәшкил итте. Ирек
Мөхәммәтшин сүзләре буенча, бу шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр булачагын
фаразлый.
Өстәмә керемнәрнең
төп чыганагы булып реклама конструкцияләрен урнашыру хокукына аукционнан
керемнәр торды, аларда старт бәясе ике тапкыр артты. Бу бюджетны 330 миллионнан
артыкка арттырырга ярдәм итте.
Бюджетның керем
өлешендә шулай ук шәһәр предприятиеләреннән бушлай түләүләр исәпкә алынган (3,5
млн сум) – алар максатлы рәвештә районнар чараларын үткәрүгә каралган.
Моннан кала, Казан
бюджетына күчерелә торган субсидияләр исемлеге киңәйтелгән. Анда табигый газда
эшли торган автобуслар алу белән бәйле рәвештә шәһәр пассажир транспорт предприятиеләренең
чыгымнарын финанс яктан каплау өчен субсидия кергән.